САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлилдә яшәүче Бәхтигәрәевләр гаиләсе өчен спорт – яшәү рәвеше

Спорт бе­лән да­и­ми шө­гыль­лә­нү­не сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше­нә әве­рел­дер­гән­нәр ра­йо­ны­быз­да шак­тый. Га­и­лә­лә­ре бе­лән бер­гә йө­ге­рү­че­ләр, чаң­гы­га чы­гу­чы­лар, бас­кет­бол, бад­мин­тон һәм баш­ка уен­нар­ны үз итү­че­ләр дә бар. Сар­ман­нан Ви­нер, Әл­фия, Ләй­сән, Ай­гөл, Эль­мир Ри­зат­ди­нов­лар, Әл­мәт авы­лын­нан Ра­мил, Фи­рая, Ис­ла­мия, Эн­җе, Ла­тый­фа Ти­мер­ба­ев­лар исем­нә­ре ра­йон­даш­лар­га ях­шы та­ныш. Алар бер ге­нә ярыш­тан да чит­тә...

Спорт бе­лән да­и­ми шө­гыль­лә­нү­не сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше­нә әве­рел­дер­гән­нәр ра­йо­ны­быз­да шак­тый. Га­и­лә­лә­ре бе­лән бер­гә йө­ге­рү­че­ләр, чаң­гы­га чы­гу­чы­лар, бас­кет­бол, бад­мин­тон һәм баш­ка уен­нар­ны үз итү­че­ләр дә бар. Сар­ман­нан Ви­нер, Әл­фия, Ләй­сән, Ай­гөл, Эль­мир Ри­зат­ди­нов­лар, Әл­мәт авы­лын­нан Ра­мил, Фи­рая, Ис­ла­мия, Эн­җе, Ла­тый­фа Ти­мер­ба­ев­лар исем­нә­ре ра­йон­даш­лар­га ях­шы та­ныш. Алар бер ге­нә ярыш­тан да чит­тә кал­мый­лар, приз­лы урын­нар яу­лый­лар, хәт­та ра­йон­ны бө­тен рес­пуб­ли­ка­га та­ны­та­лар. Ан­дый га­и­лә­ләр, са­ный кит­сәң, та­гын бар әле. Шун­дый спорт сө­ю­че га­и­лә­ләр­нең бер­се бе­лән уз­ган ел Җә­лил бис­тә­се­нә йө­зү ярыш­ла­ры­на бар­гач якын­нан та­ныш­тым.

Бәх­ти­гә­рә­ев­лар га­и­лә­сен­дә йө­зү бе­лән шө­гыль­лә­нә­ләр. Әни­лә­ре Гөл­шат­ны мо­ңа ка­дәр дә бе­лә идем. Ул - Сар­ман кы­зы, "Ба­тыр" спорт-сә­ла­мәт­лән­де­рү комп­лек­сын­да бас­сейн­да эш­ли. Ул­ла­ры Ис­лам, Ил­һам, Ил­наз, Ди­нар, Ин­зар - ба­ры­сы да йө­зү тү­гә­рә­ге­нә йө­ри­ләр.

- Ба­ла­чак­тан ук йө­зү­че­ләр­гә кы­зы­га идем. Үзем бас­сейн­да эш­лә­гәч, ма­лай­лар яны­ма ки­леп йө­ри, йө­зү бе­лән кы­зык­сы­на баш­ла­ды­лар. Олы­ла­ры - иге­зәк­ләр, алар­дан кү­реп, эне­лә­ре дә тар­тыл­ды, - ди Гөл­шат.

Егет­ләр шак­тый уңыш­лар­га да иреш­кән­нәр ин­де. Җи­ңү яу­лап алын­ган ме­даль­лә­ре, мак­тау кә­газь­лә­ре дә күп. Го­му­мән, ба­ры­сы­ның да спорт­та күр­сәт­кеч­лә­ре җи­тәр­лек. Га­и­лә ар­хи­вын бар­лап ал­дык. Әти­лә­ре Ил­нар кул кө­рә­ше бу­ен­ча икен­че урын­ны ал­ган. Әни­лә­ре ка­нат тар­ты­шу­да кат­наш­кан, во­лей­бол ко­ман­да­сын­да уй­на­ган. Приз­лы урын­нар өчен шу­лай ук По­чет гра­мо­та­ла­ры бар. Хәт­та бер яшь тә си­гез ай­лык Ин­зар да Мак­тау кә­га­зе­нә ла­ек бул­ган. 1,5 яшь­лек ча­гын­да ук, йө­ге­рү ярыш­ла­рын­да кат­на­шып, "Пол­зун­ки­лы­лар" ("За­бег пол­зун­ков") но­ми­на­ци­я­сен­дә бе­рен­че урын­ны ал­ган ул. Абый­ла­ры йө­зәр­гә дә өй­рә­тә­ләр үзен. Хә­ер, бе­рен­че чы­ны­гу­ын үт­кән ин­де ул. "Бас­сейн янын­да ба­сып тор­ган­да, су­га егы­лып төш­те дә, мин яр­дәм ит­кә­лә­гән­че, чә­бә­лә­нә-чә­бә­лә­нә, үзе кал­кып та чык­ты. Бу чын йө­зү­че бу­ла­чак, ди­де­ләр ин­де күр­гән­нәр", - дип, күп­тән тү­гел бул­ган кы­зык­лы оч­рак­ны сөй­ләп ал­ды Гөл­шат.

Спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү уку­ла­ры­на бер дә зы­ян ки­тер­ми егет­ләр­нең. Ки­ре­сен­чә, та­гын да ты­ры­шып укыр­га этәр­геч би­рә, их­ты­яр кө­че бул­ды­рыр­га яр­дәм итә. Бу - алар­ның яшәү рә­ве­ше. Ма­лай­лар ба­ры­сы да гел "5"­кә ге­нә укый­лар. Бер ге­нә кү­не­гү­не дә кал­дыр­мый­лар алар. Көн са­ен, ир­тән­ге ал­ты­да то­рып, бас­сейн­га ба­ра­лар. Уку­лар­дан соң, кай­тып дә­рес­лә­рен хә­зер­ли­ләр дә, янә йө­зәр­гә ашы­га­лар. Кыш­кы сал­кын­нар да, көч­ле яң­гыр­лар да кур­кыт­мый алар­ны. Җәй кө­не спорт ла­ге­рен­дә шө­гыль­лә­нә­ләр. Ил­һам бе­лән Ис­лам (ту­гы­зын­чы сый­ныф­ка ба­ра­лар) рес­пуб­ли­ка җы­ел­ма ко­ман­да­сы сос­та­вын­да да еш чы­гыш­лар ясый­лар. Бу нә­ти­җә ях­шыр­тыр­га да бик нык яр­дәм итә аларга. Ал­тын­чы сый­ныф­ка ба­ру­чы Ил­наз­ның да рес­пуб­ли­ка­кү­ләм җи­ңү­лә­ре бар. Ди­нар да озак­ла­мый ярыш­лар­да кат­на­ша баш­ла­я­чак. Аңа әле ал­ты гы­на яшь ту­ла.

- Сә­ла­мәт, көч­ле бул­сын­нар, та­ту яшә­сен­нәр, дип те­ли­без. Спорт бер­дәм­лек­кә дә өй­рә­тә. Һәрь­як­лап яр­дәм итәр­гә ты­ры­ша­быз, үз­лә­ре дә бик үҗәт­ләр, - ди әни­лә­ре, ул­ла­ры бе­лән го­рур­ла­нып.

Го­рур­ла­ныр­лык та шул! Ма­лай ке­ше­не тәр­би­я­ләү җи­ңел­ләр­дән тү­гел. Ә мон­да - биш егет. Алар­ны чын шә­хес­ләр итеп тәр­би­я­ләү - үзе зур ба­тыр­лык. Күп­ме са­быр­лык ки­рәк. Бер ши­гем юк: егет­ләр тәр­тип­ле, тәү­фыйк­лы бу­лып үсәр­ләр, әти-әни­лә­ре, ту­ган­на­ры, укы­ту­чы­ла­ры, ос­таз­ла­ры йө­зе­нә кы­зыл­лык ки­тер­мәс­ләр. Спорт кы­ю­лык­ка, тө­шен­ке­лек­кә би­рел­мәс­кә дә өй­рә­тә. Ки­лә­чәк­тә дә зур җи­ңү­ләр көт­сен, уңыш­лар юл­даш бул­сын егет­ләр­гә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев