САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлилдә ветераннар язның матур бәйрәмен билгеләп үттеләр

Яз бәйрәме, 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Җәлил бистәсенең ветераннар клубында бик күңелле итеп бәйрәм үткәреп алдык. Бу көннең җиллерәк, салкынчарак булып торуына да карамастан, җыр белән биюдән, төрле уеннардан клубыбыз гөрләп торды. Урамнан тальян тавышын ишетеп керүчеләр дә булды әле. Чөнки бу көнне урыс, татар җырлары дисеңме,...

Яз бәйрәме, 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Җәлил бистәсенең ветераннар клубында бик күңелле итеп бәйрәм үткәреп алдык. Бу көннең җиллерәк, салкынчарак булып торуына да карамастан, җыр белән биюдән, төрле уеннардан клубыбыз гөрләп торды. Урамнан тальян тавышын ишетеп керүчеләр дә булды әле. Чөнки бу көнне урыс, татар җырлары дисеңме, үзбәк, мари, керәшен, көнчыгыш халыклары бию дисеңме, шаян сүз, такмак - бары да булды.

Мактанып әйтүем түгел, Җәлил ветераннар клубы каршында эшләп килүче "Ак калфак", " Родники" фольклор ансамбльләре дә бүген сынатмадылар. Репертуарны да сайлый белгәннәр. Без яшь чакта ук җырлап үскән җырларны сайлаулары да үзе күп нәрсәне сөйли. Анда яшьлекне сагыну да, картлыкка бирешергә теләмәү дә, әниләрне зурлау да, бүгенге тормышка соклану да бар.

Ә инде кунакларыбыз - "Иганә" фольклор ансамбле чыгышлары безне чын-чынлап сөендерде, сокландырды. Алардагы гадилек, халыкчанлык, гореф-гадәтләрне олылау өлкәсендә безгә алардан өйрәнергә дә өйрәнергә икән әле. Шуңа күрә алга таба да хезмәттәшлекне өзмәскә, бергә-бергә кулга кул тотынышып эшләргә дип, таралыштык.

Әнисә Минһаҗева, Җәлил бистәсе ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев