САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә “Тырыш” чишмәсен ачтылар

.

Җәлил поселогында капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә “Тырыш” чишмәсен ачтылар. Чарада “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары, җәмгыятьнең “Татнефть-Добыча” структур бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәлимов, җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Җәлилнефть” идарәсе җитәкчесе Рәис Әхмәтшин, “Татнефть” җәмгыятенең Сарман районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары Хәмит Салихов һәм башка җитәкчеләр, поселок халкы катнаштылар. 
- Уртак тырышлык нәтиҗәсен күрү сөендерә. Җәлилдә нефтьчеләр һәм аларның балалары эшлиләр, яшиләр, ял итәләр. Тирә-юньне төзекләндерү, яшәү өчен уңай шартлар тудыру - нефтьчеләр эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Киләчәктә дә бу уңайдан эш дәвам итәчәк, - диде Азат Фердинанд улы, җәлиллеләрнең шатлыгын уртаклашып. 
Бүгенге көндә исә чишмә яңа тормыш кичерә. Нефтьчеләребез ярдәме белән, ул танымаслык булып үзгәрде, матурланды. Поселоктан чишмәгә төшә торган юлдан башлап, аның су алу урыннары, территориясе яңартылган. Балалар, яшьләр, өлкәннәр өчен ял итү урыннары, уен мәйданчыклары бар. Пляж волейболы уйнап, хәрәкәтләнеп, сәламәтлегеңне дә ныгытып китәргә мөмкин. 
Бу хакта тулырак газетабызның 30 июль санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы 

Альбина Сабирова, Марат Вәлиев фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев