САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлилдә үткән велоузышта күрше районнан да спортчылар катнашты

Бөтенрәсәй Физкультурачылар көне – календарьдагы дата гына түгел, сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Соңгы елларда районда аны уздыруга зур әһәмият бирелә. Традиция буенча бу көнне велосипедта узыш була. Ул быел иртәнге якта – Җәлилдә, аннан район үзәгендә дә уздырылды.

 

– Ел да бу көнне көтеп алам, велоузышта теләп катнашам. Җил каршы булды, авылдан монда кадәр араны өч сәгать килдем, - ди Әмин Сираҗетдинов.

Ул Әлмәт районы Михайловка авылында яши. Ел да без аның белән Җәлил бистәсендә очрашабыз. Велосипедына нинди генә җайланмалар көйләнмәгән аның. Яктырткычлары да, сигнал бирү төймәләре дә, радиосы да бар. Хәтта туктап ял иткән арада бераз баш эшләтергә кубик-рубигы да – кул астында. Була бит шундый фанат кешеләр. Мондыйларга карап, сокланмый мөмкин түгел. Өлкән яшьтә булуына карамастан, үзенә шөгыль тапкан. Димәк, күңелле яши.

Велосипедчылар колоннасын “Сарман” кинотеатрының җиһазланган машинасы махсус музыка астында әйдәп барды. Узышта катнашучылар үзәк стадионга кайткач, бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды. Иң элек Ут эстафетасы старт алды. Аны волейбол һәм пляж волейболы буенча Татарстан беренчелегендә өч тапкыр чемпион булган, Анапа шәһәрендә Рәсәй финалында катнашкан Ирина Беляева башлап җибәрде. Спортчыны, чиратлап, танылган йөгерешче, чаңгычы Нәфис Мәхмуров, чаңгы буенча республика беренчелеге җиңүчесе Руслан Галимҗанов, йөзү буенча өч тапкыр республика җиңүчесе, Рәсәйкүләм спартакиада җиңүчесе һәм призеры Илһам Бәхтигәрәев алмаштырдылар. Эстафетаны Рәсәйнең атказанган тренеры, спорт мастеры, ТР физик тәрбия һәм спорт отличнигы Виктор Щербаков төгәлләде. Бәйрәмнең факелы кабынгач, тәбрикләүләр башланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, “Җәлилнефть” идарәсе профсоюз комитеты рәисе Владимир Филимонов, бистә башлыгы Рафыйк Кәримов спортчыларны, бәйрәмдә катнашучыларны сәламләделәр. Төрле дәрәҗә спорт ярышларында зур уңышларга ирешкән спортчылар бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев