САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә республика зона фестивале үткәрелде

Бүген, 5 октябрь көнне, Җәлил поселогының Мәдәният сараенда республика картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында тәрбияләнүчеләр катнашында "Минем еллар - минем байлыгым" республика зона конкурс-фестивале үткәрелде. Анда республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан тугыз районның картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар өч - нәфис сүз, вокал һәм бию номинацияләрендә үзара көч сынаштылар. Чыгышларны мәртәбәле...

Бүген, 5 октябрь көнне, Җәлил поселогының Мәдәният сараенда республика картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында тәрбияләнүчеләр катнашында "Минем еллар - минем байлыгым" республика зона конкурс-фестивале үткәрелде. Анда республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан тугыз районның картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар өч - нәфис сүз, вокал һәм бию номинацияләрендә үзара көч сынаштылар. Чыгышларны мәртәбәле жюри бәяләде. Безнең районнан республика турына Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче Лилия Гәрәева һәм Фәрит Хәйруллин үттеләр. Алар район данын 19 октябрьдә Аксубайда үтәчәк бәйге-фестивальдә яклаячаклар.

Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X