САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә Раштуаны бәйрәм иттеләр

.

 Җәлил поселогы Мәдәният сараеннан хәбәр итүләренчә, кичә поселокта Раштуа бәйрәме зурлап бәйрәм ителгән. 
- Раштуа – иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Ул һәр йортка бәхетле киләчәккә, матур хыялларның тормышка ашуына өмет алып килә. Аны аеруча балалар көтеп ала. Бу бәйрәм алар өчен матур кышкы каникулларның дәвамы да булып тора. Кичә Җәлилдә нәкъ менә шундый бәйрәм оештырылды да инде. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, кызыклы уеннарда катнаштылар, Кыш бабай исә аларны тәмле призлар белән сөендерде, - диде Җәлил поселогы Мәдәният сарае директоры Лилия Тәлгать кызы. 
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар Җәлил поселогы Мәдәният сарае архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев