САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә призывниклар белән очрашу үткәрелде

29 октябрьдә Җәлил бистәсендә "Девон" кафесында Призывниклар көне үткәрелде. Аңа армиягә чакырылучы һәм чакырылу алдында торучы егетләр, аларның әти-әниләре чакырылды. Аларга иң элек армия хезмәте турында документаль фильм күрсәтелде. Егетләр алдында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин, республика Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары...

29 октябрьдә Җәлил бистәсендә "Девон" кафесында Призывниклар көне үткәрелде. Аңа армиягә чакырылучы һәм чакырылу алдында торучы егетләр, аларның әти-әниләре чакырылды. Аларга иң элек армия хезмәте турында документаль фильм күрсәтелде. Егетләр алдында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин, республика Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов, Мәлик хәзрәт, Әфган сугышы ветераны Рафаэль Газизуллин, тыл һәм хезмәт ветераны Александр Сидоров чыгыш ясадылар, әйбәт хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр. Әти-әниләр исеменнән Гөлүсә Майорова сөйләде. Яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Булат Әхмәдуллин егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Армиягә китәчәк егетләр исеменнән чыгыш ясаган Ирек Низаметдинов, очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдереп, татарстанлылар исеменә тап төшермәячәкләрен әйтте. Бистәнең сәнгатькәр балалары очрашуда катнашучыларга иң матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Соңыннан очрашуда катнашучылар Ватан азатлыгы өчен яуда башларын салганнар истәлегенә куелган монументка венок салдылар, фотога төштеләр.

Гөлназ Сабирова, Җәлил муниципаль берәмлеге башкарма комитетының хәрби учет өстәле белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев