САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлилдә поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин кубогына ярышлар узды

10 гыйнварда Җәлилдә "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында мини-футбол буенча поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин кубогына ярышлар булды. Анда 2002-2003 елларда туган балалардан торган командалар катнашты. Турнир бәйрәмнәрчә атмосфера да үтсә дә, уеннар бик киеренке булды. Беренче урынны Җәлилнең "Җәлилче" командасы алды. Икенче урында - Әлмәтнең "Алнас" командасы, өченче урынны...

10 гыйнварда Җәлилдә "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында мини-футбол буенча поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин кубогына ярышлар булды. Анда 2002-2003 елларда туган балалардан торган командалар катнашты.

Турнир бәйрәмнәрчә атмосфера да үтсә дә, уеннар бик киеренке булды. Беренче урынны Җәлилнең "Җәлилче" командасы алды. Икенче урында - Әлмәтнең "Алнас" командасы, өченче урынны Сарманның "Сарман" командасы яулады.

Балаларны поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин Яңа ел белән котлады һәм җиңүчеләргә күчмә кубок тапшырды. Котлау сүзләренә шулай ук яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Булат Әхмәдуллин кушылды.

Реклама

Барлык балалар да тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр, призлар алдылар.

Турнирның иң яхшы уенчысы булып "Җәлилче" командасыннан Альберт Хадыйков танылды. Җәлил икенче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рафис Хәбибуллинга оештыручылар рәхмәт сүзләре җиткерделәр, чөнки җиңүчеләр командасы тулысынча шул мәктәп укучыларыннан тора иде.

Җәлил беренче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Мордвинцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X