28 апрельдә Җәлил бистәсенең "Батыр" сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар арасында йөзү ярышлары булды. Ир-атлар арасында Сарманнан Василий Дмитриев җиңде. Мортамактан Зөфәр Юнысов һәм Роберт Гәрәев икенче, өченче урыннарны алдылар. Хатын-кызлар арасында Саклаубаштан Зөлфия Фәттаховага тиңнәр булмады. Сарманнан Валентина Сәетшина - икенче, Җәлилдән Энҗибә Галишина өченче нәтиҗә күрсәттеләр. Алар 18 майда пенсионерларның...
28 апрельдә Җәлил бистәсенең "Батыр" сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар арасында йөзү ярышлары булды. Ир-атлар арасында Сарманнан Василий Дмитриев җиңде. Мортамактан Зөфәр Юнысов һәм Роберт Гәрәев икенче, өченче урыннарны алдылар. Хатын-кызлар арасында Саклаубаштан Зөлфия Фәттаховага тиңнәр булмады. Сарманнан Валентина Сәетшина - икенче, Җәлилдән Энҗибә Галишина өченче нәтиҗә күрсәттеләр. Алар 18 майда пенсионерларның IV нче Спартакиадасында район данын яклаячаклар. Бу көннәрдә өстәл теннисы, йөгерү, сикерү, винтовкадан ату ярышлары бара.
Шулай ук укыгыз:
Җәлил йөзүчеләре Азнакайда призлы урыннарны гына алдылар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз