САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлилдә Муса Җәлил оныклары концерт куйды

Кичә Җәлил поселогының музыка мәктәбендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган "Язмышым минем, җыр" дип исемләнгән классик музыка концерты булды. Ул - "Балалар балаларга ярдәм итә" дигән Халыкара хәйрия проекты кысаларында уздырыла торган музыкаль турненың бер концерты. Әлеге концерт Муса Җәлил гаиләсенең...

Кичә Җәлил поселогының музыка мәктәбендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган "Язмышым минем, җыр" дип исемләнгән классик музыка концерты булды. Ул - "Балалар балаларга ярдәм итә" дигән Халыкара хәйрия проекты кысаларында уздырыла торган музыкаль турненың бер концерты. Әлеге концерт Муса Җәлил гаиләсенең яшь буыны көче белән Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Мәскәү шәһәренең "Арт-линия" сәнгатькә ярдәм күрсәтү фонды һәм Lions Clubs International Халыкара хәйрия оешмасы ярдәме белән үткәрелде.

Концертта Муса Җәлилнең оныгы - Мәскәү шәһәренең "Арт-линия" музыкаль-поэтик программалар фонды җитәкчесе Татьяна Малышева-Җәлил, Муса Җәлилнең ике оныкчыгы - Михаил Митрофанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева-Җәлил һәм башкалар катнаштылар.

Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев