САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлилдә канат тартышу буенча җәйге спартакиада узды

17 майда Җәлил бистәсе стадионында "Татнефть" акционерлык җәмгыятенә караган бүлекчә хезмәткәрләренең канат тартышу буенча җәйге спартакиадасы үтте. Аны ачу тантанасында "Татнефть" компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Мәлик Каюмов, бистә җирлеге башлыгы Ирек Вафин катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар: спортны үстерү юнәлешендә...

17 майда Җәлил бистәсе стадионында "Татнефть" акционерлык җәмгыятенә караган бүлекчә хезмәткәрләренең канат тартышу буенча җәйге спартакиадасы үтте. Аны ачу тантанасында "Татнефть" компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Мәлик Каюмов, бистә җирлеге башлыгы Ирек Вафин катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар: спортны үстерү юнәлешендә акционерлык җәмгыяте тарафыннан алып барылган эшләргә, спорт өлкәсендә нефтьчеләр ирешкән уңышларга тукталдылар; катнашучыларга уңышлар теләделәр. Канат тартышу бәйгесендә алтышар кешедән торган 39 команда катнашырга тиеш булса, бу көнне шуларның 32се көч сынашты. Бәйге киеренке шатларда барды. Шулай да "Җәлилнефть" идарәсе командасы икенче призлы урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев