САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлилдә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үттеләр

Сөекле шагыйребез - Габдулла Тукайның апрель аенда туган көне. Бу көннәрдә милләтебез халкы, дөньяның кайсы гына төбәгендә яшәсә дә, аның 130 еллыгын билгеләп үтә. Менә без дә 27 апрельдә Мәдәният сараена исемле бәйрәм кичәсенә җыелдык. Үзәк китапханә мөдире Гүзәл Шакирова һәм Алинә Зиннәтуллина тарафыннан оештырылган кичә иде бу. Бәйрәмне Габдулла...

Сөекле шагыйребез - Габдулла Тукайның апрель аенда туган көне. Бу көннәрдә милләтебез халкы, дөньяның кайсы гына төбәгендә яшәсә дә, аның 130 еллыгын билгеләп үтә. Менә без дә 27 апрельдә Мәдәният сараена исемле бәйрәм кичәсенә җыелдык. Үзәк китапханә мөдире Гүзәл Шакирова һәм Алинә Зиннәтуллина тарафыннан оештырылган кичә иде бу. Бәйрәмне Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган чыгышы белән Гүзәл Шакирова башлап җибәрде. Аннан соң сүз "Җәлил чаткылары" әдәби- иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Калимуллинга бирелде. Ул үзенең чыгышында Тукай иҗатына тукталуы һәм үзе язган "Шүрәле" дип аталган шаян шигырен сөйләде. Кырлай якларында булып кайткан Расиха апа Гыйльфанова үзенең биредә алган хис-кичерешләре шигъри юлларга салган. 77 яшендә булуына карамастан, яшьләрчә җитез һәм шаян Халисә апа Шәйдуллина очына-очына, шундый бер оста интонация белән "Су анасы"н сөйли. Икенче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Шәйдуллина җитәкчелегендә килгән укучылар чыгышы да бик тә мавыктыргыч, кызыклы булды: шигырьләр, җырлар, сәхнәләштерелгән әкият геройлары, кызыклы персонажлар булып, күз алдына килеп бастылар.

Бистәбез сандугачы Гөлсинә апа Шиһапова безне моң дәрьясына алып керде. Балалар бию коллективы башкарган "Су буйлап" бию күренеше дә бик тә үзенчәлекле иде.

Кыска гына гомер яшәсә дә, үзенең буыннардан-буыннарга күчеп килерлек үлемсез шигырьләре, иҗаты белән мәңгелеккә халкым күңеленә кереп урнашкан Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм кичәсе "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Әлфия Ногманова, "Җәлил чаткылары" әдәби- иҗат берләшмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев