САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлилдә дзюдо буенча республика турниры үтте

10 декабрь көнне Җәлилнең мәдәният сараенда дзюдо буенча Муса Җәлил тууының 110 еллыгына багышланган ачык республика турниры үткәрелде. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Җәлил бистәсе башлыгы Ленар Бадыйков, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәйхан Шәйхутдинов һәм профсоюз комитеты рәисе Владимир Филимонов катнашучыларны һәм җанатарларны сәламләү сүзләре белән турнирны...

10 декабрь көнне Җәлилнең мәдәният сараенда дзюдо буенча Муса Җәлил тууының 110 еллыгына багышланган ачык республика турниры үткәрелде. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Җәлил бистәсе башлыгы Ленар Бадыйков, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәйхан Шәйхутдинов һәм профсоюз комитеты рәисе Владимир Филимонов катнашучыларны һәм җанатарларны сәламләү сүзләре белән турнирны ачып җибәрделәр.

Дзюдо буенча ачык республика турнирына Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама, Туймазы шәһәрләреннән спортчылар килгәннәр иде. Турнир барышында дзюдо үсешенә керткән өлеше өчен әтиле-уллы Нургалиев Мизхәт һәм Нургалиев Рамилга Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тулы язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.

Призерлар исемлеге һәм күбрәк фотолар - Джалиль NEWS төркемендә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X