САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлилдә "Чәк-чәк party" үтте

Чәк-чәк электән татар халкының кунакчыллыгы символы булып кабул ителә. 2008 елда татар яшьләренең Бөтендөнья форумында "Чәк-чәк party" дип исемләнгән акция үткәрү турында карар кылынды. Әлеге "баллы" акция Җәлил беренче санлы мәктәбендә дә уздырылды. Бәйрәмне оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәнүзә Соловьева белән Әлфия Әсәдуллина милли биюләрне, чәк-чәк турында җырларны...

Чәк-чәк электән татар халкының кунакчыллыгы символы булып кабул ителә. 2008 елда татар яшьләренең Бөтендөнья форумында "Чәк-чәк party" дип исемләнгән акция үткәрү турында карар кылынды. Әлеге "баллы" акция Җәлил беренче санлы мәктәбендә дә уздырылды. Бәйрәмне оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәнүзә Соловьева белән Әлфия Әсәдуллина милли биюләрне, чәк-чәк турында җырларны һәм шигырьләрне, аны әзерләү буенча мастер-классны үз эченә алган зур концерт үткәрделәр. Җәлил бистә китапханәсе "Чәк-чәк булса табында..." дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Чараның рәсми өлешеннән соң барлык катнашучылар да өстәл артына чакырылдылар. Әлбәттә, табында чәк-чәк бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев