САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлилдә бокс турниры узды

14-16 нчы ноябрь көннәрендә Җәлил поселогында бокс буенча "Җәлилнефть" идарәсенең - 55, Җәлил поселогының 50 еллыгына багышланган ачык республика турниры үткәрелде. Ярышлар беренче тапкыр барлык үлчәү категориясендәге яшь спортчылар катнашында үткәрелде. Аларга республиканың 14 шәһәреннән, Башкортостаннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 72 спортчы килгән иде. Уенчылар бик көчле иде, алар - республика...

14-16 нчы ноябрь көннәрендә Җәлил поселогында бокс буенча "Җәлилнефть" идарәсенең - 55, Җәлил поселогының 50 еллыгына багышланган ачык республика турниры үткәрелде. Ярышлар беренче тапкыр барлык үлчәү категориясендәге яшь спортчылар катнашында үткәрелде. Аларга республиканың 14 шәһәреннән, Башкортостаннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 72 спортчы килгән иде. Уенчылар бик көчле иде, алар - республика һәм өлкә чемпионнары, спорт мастерлыгына кандидатлар. Араларында Россия күләмендә үз-үзләрен сынап караучылар да бар иде.

32 килограммга кадәрле спортчылар арасында Сарман боксчысы Динар Сабиров 2 нче урынны алды, ә 38 килограммга кадәрле үлчәүдәге спортчылар арасында Динар Зыятдинов (Сарман) 3 нче урынга лаек булды. Аларның икесе дә яхшы техника күрсәттеләр, әмма тәҗрибә җитеп бетмәде. Җәлил поселогыннан 1 нче мәктәп укучысы Иосиф Колесник (36 килограммга кадәрле), аграр көллияттән Тимур Тимашков (75 килограммга кадәрле) 3 нче урынны алдылар. 2 нче урынга Яңа Михайловкадан Марс Борханаев (36 килограммга кадәрле), Җәлил икенче мәктәбеннән Денис Илюхин (66 килограммга кадәрле) һәм Илгизәр Газизов (91 килограммга кадәрле) лаек булдылар. 1 нче урында - поселокның беренче мәктәбеннән Илнар Хәйдәров (63 килограммга кадәрле), Леонтий Колесник (64 килограммга кадәрле) һәм өлкәннәр арасында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты Илнур Нуриев (69 килограммга кадәрле). Турнирның иң яхшы боксчысы буларак, Илнурны "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов бүләкләде.

Ильяс Нуриев, тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев