САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил йөзүчеләре Азнакайда призлы урыннарны гына алдылар

Күптән түгел Азнакай шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 69 ел тулуга багышланган йөзү буенча ярышлар үтте. Сарман районын Җәлил бистәсенең яшь йөзүчеләре тәкъдир итте. Шулай ук ярышларда Азнакай, Актүбә, Зәй районы спортчылары катнаштылар. Безнең райондашларның уңышлары 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә...

Күптән түгел Азнакай шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 69 ел тулуга багышланган йөзү буенча ярышлар үтте. Сарман районын Җәлил бистәсенең яшь йөзүчеләре тәкъдир итте. Шулай ук ярышларда Азнакай, Актүбә, Зәй районы спортчылары катнаштылар.

Безнең райондашларның уңышлары

2003 елгы һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә Виктория Павлова икенче булды, Илиза Сафиуллина - өченче.

2003 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә Илнур Сәлимов өченче урынны алды.

2002 елгы егетләр арасында 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә Ислам Бәхтегәрәев икенче урынны яулады, Илһам Бәхтегәрәев җиңүче булып танылды.

2001 елгы кызлар арасында 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә Надежда Давыдова өченче булды.

2000 елгы кызлар арасында 100 метрга брасс стиле белән йөзүдә Полина Князева җиңде.

1997-1999 елгы кызлар арасында 100 метрга брасс стиле белән йөзүдә Аделия Шәймөхәммәтова өченче урынны алды.

2003 елгы һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында 100 метрга комплекслы йөзүдә Виктория Павлова икенче булды, Илиза Сафиуллина - өченче.

2002 елгы егетләр арасында 100 метрга комплекслы йөзүдә Ислам һәм Илһам Бәхтегәрәев янәдән икенче һәм беренче урыннарны алдылар.

2001 елгы кызлар арасында 100 метрга комплекслы йөзүдә Надежда Давыдова өченче урынны яулады.

2000 елгы кызлар арасында 100 метрга комплекслы йөзүдә Полина Князева җиңүче булды.

Күргәнебезчә, Җәлил спортчылары призлы урыннардан "төшмәгәннәр дә", кайберәүләре берничә урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев