САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил укучыларында табигатькә мәхәббәт тәрбиялиләр

Халыкара Җир көне алдыннан икенче санлы Җәлил мәктәбендә табигатьне чүпләмәү, аны пычратудан саклау турында әңгәмәләр оештырылды.

6 нчы сыйныфлар өчен Экология дәресләре үткәрелде. Ә 5 нче сыйныф кызлары технология дәресендә бу проблемага бераз башка яктан якын килделәр: фантазия, зирәклек, Җиребезне сакларга омтылу, юмор бергә кушылды да «Экокостюм- 2022» бәйгесендә катнашу килеп чыкты. Һәркем үз костюмын яклады, ни өчен шушы материалларны сайлавын аңлатты, дефиле оештырды. Чараның максаты – балаларның, өлкәннәрнең игътибарын табигатьне саклау проблемаларына юнәлдерү иде.
Барлык сыйныф укучылары «Чиста пәнҗешәмбе» акциясенә дә кушылды

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X