САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлил укучылары күңелле ял итә

6 гыйнварда Җәлил бистәсе мәктәпләре каршында оештырылган кышкы лагерьда ял итүче балалар бистәнең Хезмәт даны музеенда булдылар. Алар өчен биредә кызыклы уен-сәяхәт оештырылды. Укучылар тарих, нефть, Муса Җәлил, Галимҗан Әхмәдиев, Хезмәт Даны һәм башка заллар буйлап "сәяхәт иттеләр". Музей хезмәткәре Альмира Галиәхмәтова аларны заллар белән таныштырганнан соң, укучылар сорауларга җаваплар...

6 гыйнварда Җәлил бистәсе мәктәпләре каршында оештырылган кышкы лагерьда ял итүче балалар бистәнең Хезмәт даны музеенда булдылар. Алар өчен биредә кызыклы уен-сәяхәт оештырылды. Укучылар тарих, нефть, Муса Җәлил, Галимҗан Әхмәдиев, Хезмәт Даны һәм башка заллар буйлап "сәяхәт иттеләр". Музей хезмәткәре Альмира Галиәхмәтова аларны заллар белән таныштырганнан соң, укучылар сорауларга җаваплар бирделәр. Иң тапкырларга, зирәкләргә Альмира апалары бүләкләр дә тапшырды.
Уен-сәяхәтнең икенче өлешендә исә укучылар бистәдә эшләп килүче "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Илдус Мәрданшин белән очраштылар. Ул исә балаларга берләшмә турында сөйләде, шигырьләрен укыды.

Шулай ук укыгыз:

Сарманда һәм Җәлилдә кышкы лагерьлар эшли

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев