САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил спортчылары горурлык хисе тудыра

Фидакарь уен (Көтеп алынган җиңү) Безнекеләр бүген мәйдан тота, Өзеп сүзен әйтә кирәктә. Әйе, 14 мең халкы булган Җәлил бистәсе талантлы ул-кызларга гаять бай. Шәһәр тибындагы поселокның төп байлыгы, әлбәттә, аның тырыш, хезмәт сөючән, бердәм халкы. Чыннан да, безнекеләр бүген туры мәгънәсендә мәйдан тота. Сүзем Россия күләмендә искиткеч җиңү яулап,...

Фидакарь уен

(Көтеп алынган җиңү)

Безнекеләр бүген мәйдан тота,

Өзеп сүзен әйтә кирәктә.

Әйе, 14 мең халкы булган Җәлил бистәсе талантлы ул-кызларга гаять бай. Шәһәр тибындагы поселокның төп байлыгы, әлбәттә, аның тырыш, хезмәт сөючән, бердәм халкы. Чыннан да, безнекеләр бүген туры мәгънәсендә мәйдан тота. Сүзем Россия күләмендә искиткеч җиңү яулап, безнең барыбызга да олы шатлык бүләк иткән хоккейчы ир-егетләребез турында. Алар яулаган җиңү минем өчен дә кадерле. Чөнки язылачак мәкалә авторы буларак, геройларымны Сочига җиңеп кайтыгыз дип озатып калган идем. Аңлашыла булса кирәк: хоккейчыларның триумфаль җиңүләре үзләре өчен аеруча кирәк иде. Чөнки алар әлеге тарихи матчны каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышладылар.

Бөтенроссия Төнге хоккей лигасының юбилей фестивале барган көннәрдә без ут йотып яшәдек. Телебездә гел Сочи булды. Спортчыларыбыз белән кәрәзле телефон аркылы сөйләшеп, һәрбер ярыш турында хәбәрдар булып тордык. 2014 елда фәкать җиденче урын белән генә чикләнгән "Нефтьче" командабызның быел, һичшиксез, лидер булуына өметләндек. Шөкер, егетләр ышанычыбызны тулысынча акладылар.

1994 елда ук оешкан хоккейчылар клубында уенчылар составының үзгәреш кичерүе - табигый хәл. Бүгенге көндә 18 спорт батырын бер йодрык итеп туплаган коллективта какшамас ихтыяр көченә ия егетләр уйный.

Команданың алыштыргысыз капитаны Альберт Әкбәров үзе дә мәктәп елларында ук хоккей белән мавыккан. Малайлар белән бергәләп тимераякта шуу өчен боз мәйданчыгы ясаганнар. Шул шугалакта беренче чыныгуларын алганнар. Гомумән, спортның бу төренә игътибар бистә тарихы белән бәйле. Хоккей уйнау бу эшкә башлап юл салучы Раиф абый Гәрәевләр заманыннан ук килә. Альберт Мансафович, остазының эшен дәвам итүче буларак, традицияне саклауга күп көч куя. Мәктәп яшендәге балаларга тренерлык итә, уен серләренә өйрәтә. Шул рәвешле үзе егерме елдан артык җитәкләгән "Нефтьче" командасына яшь алмаш әзерли. Әлеге вазифаларны намус белән, яратып башкара һәм, авырыксынмыйча, җәмәгать тәртибендә алып бара.

Альберт Әкбәров үзенең шәкертләре хакында бер горурлык белән сөйләде. "2003 елда безнең 13-14 яшьлек яшүсмерләр республикада өлкәннәр арасында III урынны алдылар", - диде ул. Һөҗүмчеләр Рамил Зыятдинов, Марсель Илдарханов һәм Роберт Каюмов - мәктәп елларыннан ук капитанның шәкертләре. М.Ш.Шәймиев Президент чагында якташыбыз. Җәүдәт Салихов ярдәме белән хоккейчы малайларга спорт киемнәре юнәлтә тынгысыз капитан. "Татнефть" нең элекке җитәкчесе Ш.Ф.Тәхаветдинов та аның гозерләрен бервакытта да үтәмичә калмый. Төнге хоккей лигасы оешкач кына , проблемалар җиңел хәл ителә башлый.

Хоккейчыларның яртысы турыдан-туры нефть чыгару тармагында эшлиләр. Һөҗүмчеләр: Максим Данилов, Илдар Нуретдинов, Марат Йосыпов, Марсель Илдарханов, Роберт Каюмов һәм Альберт Әкбәров. Сакчылар: Владимир Филимонов һәм Илнар Фазылҗанов. "Нефтьче" хоккей клубына кара алтын чыгаручылар гына түгел, ә башка тармакта хезмәт куючылар да йөри. Һөҗүмчеләр: Ирек Шәвәлиев, Марсель Әхмәтов, Кирилл Архипов, Рамил Зыятдинов. Сакчылар: Максим Кондратьев, Рөстәм Акмалиев, Олег Малов. Капкачылар: Вячеслав Сәлимов, Руслан Насыйбуллин.

Капитан быел Сочида кичергән бәхетле минутлары белән дә ихластан уртаклашты. Илебезнең легендар хоккей корифейлары Александр Якушев, Сергей Макаров, Александр Могильный һәм Ирек Гыймаев кулыннан бүләк алулары белән чиксез горурлануларын әйтте.

Берничә ел элек Республика чемпионатының бронза призеры, Эшче хоккей лигасы чемпионатының көмеш призеры, "Татнефть" кубогы иясе, 2014 елда Төнге хоккей лигасының "Любитель18+"дивизионында республика чемпионы булган хоккейчыларыбызга бәхет-шатлык өстәлеп торуын телибез.

"Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең профком рәисе Владимир Филимоновның да спорт стажы шактый зур. Ул сүзен команда егетләрен мактаудан, ел әйләнәсендә үзләренә ярдәм итеп торучы ААҖ "Татнефть"нең генераль директоры Н.У.Магановка, "Җәлилнефть" идарәсенең җитәкчесе М.Ш.Каюмовка рәхмәт әйтүдән башлады. Хоккей уйнауның үзенчәлегенә кагылышлы соравыма: "Алканы ярышташлар капкасына юнәлткәндә, уенчыда гол кертү тойгысы (голевое чутье) барлыкка килә", - дип җавап бирде. "Дисциплина бьет класс" гыйбарәсен кредо урынына кулланып, әңгәмә вакытында шушы фикерен дәлилләде. Тренерны - укытучыга, ә команданы класска тиңләде. Уенчылар арасында капкачы - төп фигура, җиңүнең 50%ы - аныкы. Вячеслав Сәлимов, Сочида гүзәл уен күрсәтеп, барлык тамашачыны таң калдырган. Капкачы тимер дивар кебек торгач, команда да ышанып, батыраеп уйнаган. Ышанычлы капкачы уенчыларга көч биргән. Вячеславта каршы як ыргыткан алканы тоткарлап калу, һөҗүмне кире кагу осталыгы зур. Сочидагылар: "Мондый капкачы булу - зур бәхет!" - дип, үзләренең соклануларын кат-кат белдергәннәр.

"Нефтьче" командасы капитаннан уңган. Ул уенчыларның дирижеры кебек: команданы өзлексез әзерли, стратегия һәм тактика белән җитәкчелек итә. Период тәмамланып, команда ялга туктауга, аларга хаталарын аңлата, күрсәтмәләр бирә. "Хоккейның фәлсәфәсе шунда: ул - команда уены", - дип дәвам итте сүзен Владимир Николаевич. Уенның нәтиҗәсе, исәбе һәрбер уенчыдан тора. Хоккейчы уен кырын панорама итеп, уч төбедәй күрергә, җиренә җиткереп уйнарга тиеш. Спорт фестивалендә һөҗүмчеләрдән Максим Данилов, Кирилл Архипов һәм Марсель Илдархановның уеннары һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Безнең хоккейчыларның югары шәхси осталыгы олимпиадалар шәһәре Сочиның "Большой" боз аренасында үткән финал уенында аеруча нык күренде. Алар корычтай нык ихтыяр көченә ия булуларын расладылар. Эш шунда: безнекеләр группа турнирының беренче ярышында Якутия командасына җиңелгән өчен, реванш алу максатын төп бурыч итеп куялар. Җитди дәлил һәм рухи терәк безнең егетләрне җиңүгә өнди. Нәтиҗәдә, 3:2 исәбе белән якут уенчыларын җиңеп, финалда чемпион булдылар.

Шуны да әйтергә кирәк: республика даны яклана торган мондый төр ярышларда катнашучы командага көчле командалардан ике уенчы сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Шулай итеп безнең уенчыларга Теләчедән һөҗүмчеләр Нияз Галимов һәм Рәдис Йосыпов кушыла. Районнарында тренер вазифасын башкарган бу егетләрдә теоретик белем дә, практик күнекмә дә җитәрлек. Финалдагы голны да нәкъ менә алар керткән бит!

2011 елда Россия Президенты Владимир Путин һәм атаклы ветеран хоккейчылар инициативасы белән оештырылган Төнге хоккей лигасы үзенең тәрбияви максатына иреште. Буш вакытны дөрес юнәлештә файдалану, бер-береңнең иминлеге өчен җаваплылык хисен тәэмин итү, уен барышында өзеклек булдырмау - болар барысы да бердәм механизмны тәшкил итә, һәвәскәр спортчыларны югары әхлаклы шәхес буларак формалаштыра. Спорт кешедә кыюлык, йөрәклелек, гайрәтлелек, тәвәккәллек сыйфатлары тәрбияли.

Минем элекке укучым Роберт Каюмов та башта иптәш малайлары белән ишегалдында кәшәкә суга, бу уенны ошата. Ул икенче сыйныфтан бирле тимераякта. Бистә малайларын хоккейга тренер Альберт Әкбәров өйрәтә. Роберт шлем, пирчәткә, тез калканы, терсәк саклагыч һәм спорт киемен горурланып кия. Хоккей аның яраткан шөгыленә әйләнә. Алга таба егет аны гомерлек юлдашы итеп сайлый. Телевизордан күрсәтелгән хоккей матчларын дикъкать белән карап бара. Тренировкаларны, башкалар тәҗрибәсен өйрәнүне спорттагы уңышның нигезе дип саный. "Логик фикер йөртү тизрәк ориентлашырга ярдәм итә. Боз өстендәге хоккей кыры да нәкъ шахмат тактасы кебек. Монда да зирәк йөрешләр, катлаулы комбинацияләр хисапсыз күп. Ситуациягә карап эш итәбез", - ди ул үзенең спорт тормышы турында. Спортның сәламәтлеккә файдалы булуын да ассызыклый. Бистәбездәге өч мәктәп укучыларының нинди дә булса түгәрәккә йөрүләрен хуплый. Хоккейны хәтта кыз балалар да уйнавын әйтә. "Уенчылар намуслы булырга, уен чиста уйналырга тиеш", - ди. Уен кагыйдәләрен бозмауларын, тупас хаталар ясамауларын, бер-берсенең сәламәтлекләренә зыян китермәүләрен тели ул. Минемчә, аның ихлас күңелдән әйтелгән теләк-таләпләре барлык-барлык спортчыларга да адресланган.

Сизмәстән киткән хатаны да тиз арада корректив рәвештә хәл итәргә мөмкин. Мәсәлән, Сочи ярышында беренче уеннан соң ук бишлек составын кирәгенчә үзгәртү тиешле нәтиҗәне биргән. Вакытында урынлы карар кабул итү үзенең дөреслеген күрсәткән. Ярыштан ярышка күчү барышында егетләрнең уен азарты көчәйгән, уйнау техникасы тагын да камилләшкән. Капитан һәм тренерның киңәшләрен тоту, үзара ярдәмләшү, тимер дисциплинаны саклау нәтиҗәсендә матур, чиста, сыйфатлы, сокландыргыч уен күрсәткәннәр. "Озак еллар бергә уйнагач, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Без һәрвакыт диярлек бергә: атнаның дүрт көне кичке 7дән 9га кадәр ике сәгатьлек күнекмәләргә китә, ә шимбә һәм якшәмбе - Татарстан һәм "Татнефть" (РХЛ - Эшче хоккей лигасы) буенча төрле ярышларда катнашу көннәре", - ди Роберт, команданың тыгыз эш графигына ачыклык кертеп.

"Җәлилнефть" идарәсенең хоккей командасы Бөтенроссия Төнге хоккей лигасы фестиваленең Хыял Лигасында (Лига Мечты 18+) 16 регионның иң көчле командалары арасында хаклы рәвештә лаеклы җиңүгә иреште, аеруча истәлекле һәм тансык Кубокка ия булды. Аларның изге хыяллары тормышка ашты.

Спорт батырларын бистә халкы, район һәм "Татнефть" җитәкчелеге ничек тантаналы итеп каршылаганын сүзләр белән генә тасвирлап бетерү мөмкин түгел. Ул көнне халык мәхәббәте, халык хөрмәте эмоция булып урамнарны иңләде.

Үзләрен аямыйча, фидакарь тырышлык үрнәге күрсәткән кадерле хоккейчыларыбызга алга таба да уңышлар гына елмаеп, дан-дәрәҗәләре пьедесталның югары баскычында торсын иде.

Рухия Ахунҗанова,

Татарстан Язучылар

берлеге әгъзасы.

Команда капитаны Альберт Әкбәров Төнге хоккей лигасы Президенты Александр Якушев белән

Җиңү яулаган "Нефтьче" командасы белән истәлеккә төшкән фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев