САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил шахматчылары Россия Беренчелегендә дүртенче урынны алдылар

2-9 ок­тябрь көн­нә­рен­дә Са­ма­ра өл­кә­се­нең Ки­нель-Чер­ка­сы шә­һә­рен­дә авыл яшь шах­мат­чы­ла­ры ара­сын­да Рос­сия Бе­рен­че­ле­ге үт­кә­рел­де. Ан­да Рос­си­я­нең 20 ра­йо­нын­нан 165 яшь спорт­чы кат­наш­ты. Ал­тай крае, Пс­ков, Рос­тов, Уль­я­новск, Сверд­ловск, Орен­бург, Во­ро­неж, Ле­нинг­рад, Омск, Томск өл­кә­лә­рен­нән, Баш­кор­тос­тан, Уд­мур­тия, Ма­рий-Эл, Ка­ра­чай-Чер­кес, Мор­до­вия, Хан­ты-Ман­сы ок­ру­гын­нан кил­гән шах­мат­чы­лар­ны та­ма­ша­чы­лар көч­ле ал­кыш­лар бе­лән кар­шы ал­ды­лар. Бе­рен­че­лек­кә...

2-9 ок­тябрь көн­нә­рен­дә Са­ма­ра өл­кә­се­нең Ки­нель-Чер­ка­сы шә­һә­рен­дә авыл яшь шах­мат­чы­ла­ры ара­сын­да Рос­сия Бе­рен­че­ле­ге үт­кә­рел­де.

Ан­да Рос­си­я­нең 20 ра­йо­нын­нан 165 яшь спорт­чы кат­наш­ты. Ал­тай крае, Пс­ков, Рос­тов, Уль­я­новск, Сверд­ловск, Орен­бург, Во­ро­неж, Ле­нинг­рад, Омск, Томск өл­кә­лә­рен­нән, Баш­кор­тос­тан, Уд­мур­тия, Ма­рий-Эл, Ка­ра­чай-Чер­кес, Мор­до­вия, Хан­ты-Ман­сы ок­ру­гын­нан кил­гән шах­мат­чы­лар­ны та­ма­ша­чы­лар көч­ле ал­кыш­лар бе­лән кар­шы ал­ды­лар. Бе­рен­че­лек­кә бе­рен­че тап­кыр Кы­рым­нан да бер ко­ман­да кил­де.

Та­тарс­тан­ның Сар­ман ра­йо­ны ко­ман­да­сын Җә­лил бис­тә­се икен­че мәк­тә­бе шах­мат­чы­ла­ры Ре­на­та Сө­ләй­ма­но­ва, Ис­лам Ка­дый­ров, Ди­нар Яһу­дин, Ило­на Лит­фул­ли­на, Әмир Фи­ла­тов, гим­на­зи­я­дән Рус­лан Нә­биул­лин тәш­кил ит­те­ләр. Ки­е­рен­ке кө­рәш­тә ко­ман­да дүртенче урын­га ла­ек бул­ды. Ко­ман­да уен­чы­ла­ры шәх­си бе­рен­че­лек­тә дә сы­нат­ма­ды­лар. Үз яшь төр­кем­нә­рен­дә Ре­на­та Сө­ләй­ма­но­ва - беренче, Ило­на Лит­фул­ли­на һәм Әмир Фи­ла­тов өченче урын­ны яу­ла­ды­лар. Шу­ны­сы да ку­а­ныч­лы: Ре­на­та икен­че ел рәт­тән кыз­лар ара­сын­да бар­лык яшь төр­кем­нә­рен­дә икенче урын­ны ал­ды һәм ул Са­ма­ра шә­һә­рен­дә үтә­чәк Идел буе фе­де­раль ок­ру­гы бе­рен­че­ле­ген­дә кат­на­шу хо­ку­кын яу­ла­ды.

Бар­лык җи­ңү­че­ләр, приз­лы урын­нар алу­чы­лар По­чет гра­мо­та­ла­ры, ме­даль­ләр, кыйм­мәт­ле бү­ләк­ләр­гә ия бул­ды­лар. Ә Ре­на­та­га күч­мә ку­бок тап­шы­рыл­ды. Рус­лан Нә­биул­лин да бик ма­тур уй­на­ды. Ул бер ге­нә пар­ти­я­дә дә от­тыр­ма­ды. Өч пар­ти­я­дә җиң­де, ал­ты пар­ти­я­не ничь­я­га уй­на­ды. Тур­нир­ның баш хө­кем­да­ры ха­лы­ка­ра класс­лы ар­битр Ген­на­дий Ос­та­шевс­кий ферзь­не кор­бан итеп, мат куя ал­га­ны өчен аңа приз тап­шыр­ды. Гим­на­зия ди­рек­то­ры Рау­ша­ния Гыйль­фа­но­ва аңа ях­шы уй­на­га­ны өчен рәх­мәт бел­дер­де.

Ба­ла­лар­ны ях­шы уен­чы итеп шах­мат бу­ен­ча укы­ту­чы-тре­нер Ген­на­дий Зы­ков тәр­би­я­лә­де. Алар­ның уңыш­ла­рын­да икенче ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бе кол­лек­ти­вы һәм аның җи­тәк­че­се Рә­ис Га­тин­ның да өле­ше зур.

Тур­нир­дан соң чәй өс­тә­ле ар­тын­да та­ны­шу ки­чә­се, гросс­мейс­тер­лар кат­на­шын­да тре­нер­лар өчен блиц-тур­нир үт­кә­рел­де. Ә Җә­лил­гә кайт­кач, икен­че мәк­тәп ди­рек­то­ры Ра­фис Хә­би­бул­лин яшь шах­мат­чы­лар­ны торт бе­лән сый­ла­ды.

Ярыш­лар­га ба­рыр­га "Җә­лил­нефть" ида­рә­се җи­тәк­че­се Мә­лик Ка­ю­мов, "Де­вон-кре­дит" бан­кы ида­рә­се рә­и­се Рус­лан Нур­га­ли­ев, район мә­га­риф бү­ле­ге җи­тәк­че­се Зөл­фия Гый­лә­җе­ва, спорт һәм яшь­ләр эш­лә­ре бү­ле­ге җи­тәк­че­се Бу­лат Әх­мә­дул­лин яр­дәм ит­те­ләр.

Ра­мил Та­ли­бул­лин, ко­ман­да җи­тәк­че­се.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев