САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил шахматчылары Казанда турнирда чыгыш ясадылар

Җәлил поселогы яшь шахматчыларының кышкы каникул көннәрендә Казанга барулары онытылмаслык һәм нәтиҗәле булды. Алар Р.Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервларының раштуа балалар шахмат турнирында катнаштылар. Дүрт көн дәвамында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән өч йөздән артык яшь шахматчы көч сынаштылар. Ярышлар дүрт яшь категориясендә барды. Җәлил поселогындагы икенче балалар һәм яшүсмерләр...

Җәлил поселогы яшь шахматчыларының кышкы каникул көннәрендә Казанга барулары онытылмаслык һәм нәтиҗәле булды. Алар Р.Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервларының раштуа балалар шахмат турнирында катнаштылар. Дүрт көн дәвамында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән өч йөздән артык яшь шахматчы көч сынаштылар. Ярышлар дүрт яшь категориясендә барды.

Җәлил поселогындагы икенче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән, "Дебют" шахмат клубы спортчылары (тренерлары - Геннадий Зыков һәм Рамил Талибуллин) бик кыю уйнадылар. Һәр уенчыбыз уңай нәтиҗәләргә иреште. 9 яшькә кадәрге уенчылар арасында Илона Литфуллина тугыз баллдан - 4,5, Ләйлә һәм Дамира Хисамовалар - 4 әр (икенче мәктәп), малайлар арасында Тимур Фазлуллин (гимназия) - 4, Камил Нуретдинов (икенче мәктәп) 3,5 балл җыйдылар. Иң яшь уенчыбыз - алты яшьлек Ислам Хәсәнов (3 нче балалар бакчасы) 3 очко җыйды. Камилла Гаскәрова (икенче мәктәп, 1 нче класс). 15 яшькә кадәрле яшь категориясендә Адилә Хәсәнова шулай ук уңышлы чыгыш ясадылар.

I, II, III разрядлы шахматчылар белән ярышу безнең уенчыларга, билгеле, җиңел булмады. Аларга һәр йөрешләрен ныклап уйларга, көндәшләренең һөҗүмнәрен күп тапкырлар кире кайтарырга туры килде. Аларның уеннары үзләрен дә, без - тренерларны да, әти-әниләрне дә куандырды. Афәрин! Мондый дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашу киләчәк җиңүләргә этәргеч булып тора. Ә ярышларга баруда безгә район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин ярдәм итте.

Рамил Талибуллин, тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев