САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлил "Самородоклары" сынатмады

Ка­зан­ның «За­речь­е» ба­ла­лар ял-сә­ла­мәт­лән­де­рү ла­ге­рен­да уз­ган ге­о­ло­гик олим­пи­а­да­да ра­йон да­нын Җә­лил­нең бе­рен­че сан­лы мәк­тә­бе ко­ман­да­сы як­ла­ды. «Са­мо­род­ки» исем­ле ко­ман­да рес­пуб­ли­ка­ның төр­ле ра­йон, шә­һәр­лә­рен­нән һәм Кы­рым­ның Бак­ча­са­рай ра­йо­нын­нан кил­гән егер­ме ал­ты ко­ман­да ара­сын­да го­му­ми нә­ти­җә­ләр бу­ен­ча ун­дүр­тен­че урын­ны ал­ды. Ярыш­лар­да «Ге­о­ло­гик марш­рут» бу­ен­ча Ил­нур Арс­ла­нов, Гү­зәл Шәй­мәр­дә­но­ва һәм Ру­за­лия Мәү­ле­то­ва үт­те­ләр....

Ка­зан­ның «За­речь­е» ба­ла­лар ял-сә­ла­мәт­лән­де­рү ла­ге­рен­да уз­ган ге­о­ло­гик олим­пи­а­да­да ра­йон да­нын Җә­лил­нең бе­рен­че сан­лы мәк­тә­бе ко­ман­да­сы як­ла­ды. «Са­мо­род­ки» исем­ле ко­ман­да рес­пуб­ли­ка­ның төр­ле ра­йон, шә­һәр­лә­рен­нән һәм Кы­рым­ның Бак­ча­са­рай ра­йо­нын­нан кил­гән егер­ме ал­ты ко­ман­да ара­сын­да го­му­ми нә­ти­җә­ләр бу­ен­ча ун­дүр­тен­че урын­ны ал­ды.

Ярыш­лар­да «Ге­о­ло­гик марш­рут» бу­ен­ча Ил­нур Арс­ла­нов, Гү­зәл Шәй­мәр­дә­но­ва һәм Ру­за­лия Мәү­ле­то­ва үт­те­ләр. Алар приз­лы дүр­тен­че урын­га ла­ек бу­лып, ту­рис­тик тер­мос­лар бе­лән бү­ләк­лән­де­ләр. Ра­ди­о­мет­рия кон­кур­сын­да Ни­яз Нурт­ди­нов һәм Ма­рат Ман­на­пов ано­маль зо­на­лар эз­лә­де­ләр. Ни­яз ми­не­рал­лар, тау то­кым­на­рын ае­ру һәм тас­вир­лау кон­кур­сын­да да уңыш­лы чы­гыш яса­ды. Ма­рат исә көп­шәк кат­лам­нар­ны юу ула­гы бе­лән эш­ләр­гә, үр­нәк­ләр алыр­га өй­рән­де. Свет­ла­на Ти­мош­ко­ва, Ри­фат Зи­ат­ди­нов, Алия Ав­за­ло­ва ге­о­ло­гик эз­лә­нү­ләр ба­ры­шын­да кур­кы­ныч­сыз­лык тех­ни­ка­сы ни­гез­лә­ре бу­ен­ча бе­лем­нә­рен те­о­ри­я­дә ге­нә тү­гел, пра­кти­ка­да да күр­сәт­те­ләр.

Яшь ге­о­лог­лар мә­дә­ни ча­ра­лар­да да ак­тив бул­ды­лар. Гү­зәл Шәй­мәр­да­но­ва «Фо­тог­ра­фи­я» кон­кур­сын­да бе­рен­че­лек­не ал­ды. «Бард фес­ти­валь»­дә без­не­ке­ләр өчен­че бул­ды­лар. Алар ге­о­ло­гик КВН, Са­бан­туй, «Са­фа­ри-шоу», «Дөнья ха­лык­ла­ры би­ю­лә­ре», «Неп­тун кө­не» һәм баш­ка кон­курс­лар­да сы­нат­ма­ды­лар. Ә Гү­зәл бе­лән Ил­нур, олим­пи­а­да­ның мә­дә­ни тор­мы­шын­да ак­тив кат­наш­кан­на­ры өчен, дип­лом­нар бе­лән бү­ләк­лән­де­ләр. Ко­ман­да­ны ярыш­лар­га әзер­лә­гән җи­тәк­че­ләр­гә рәх­мәт хат­ла­ры, олим­пи­а­да­да кат­наш­кан бар­лык уку­чы­лар­га сер­ти­фи­кат­лар һәм бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев