САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил поселогында “Аҗаган-2019” уенының зона этабы бара

Җәлил поселогында “Аҗаган-2019” хәрби-спорт уенының зона этабы бара. Уеннарда Сарман, Баулы, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Мөслим, Зәй, Әлмәт районнары командалары катнаша.

Уенчылар 4 блокта төрле ярышларда - Россия тарихына караган интеллектуаль бәйгедә, “Визитка”, автомат сүтеп җыю, сафта йөрү, ату, физик көч, йөгерү, граната ату, йөзү, тормыш иминлеге нигезләре белемнәре буенча көч сынашалар.
Яшь армиячеләрне район җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин сәламләделәр, уңышлар теләделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев