САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил мәктәбе укучылары Яшь армиячеләр сафларына кабул ителделәр

20 нче февральдә Җәлил икенче урта мәктәбе укучылары өчен Яшь армиячеләр сафына керү тантанасы узды.

Балалар Яшь армиячеләр туганлыгына тантаналы ант бирделәр! Малайлар һәм кызлар өчен ул киләчәк мәктәбе, анда чын характер, кыюлык, максатка омтылучанлык, патриотлык һәм җиңүгә омтылыш тәрбияләнә!

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, генерал-майор Әнвәр  Галимуллин, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары подполковник Дашгон Гасанов, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин катнаштылар һәм Яшь армия билгеләре, таныклыклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев