САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Җәлил" һәм "Сарман" агрофирмаларында хезмәт куркынычсызлыгын тикшерделәр

Бүген "Хезмәтне саклау" айлыгы кысаларында "Җәлил" һәм "Сарман" агрофирмаларында куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү тикшерелде. Дәүләт техник күзәтчелеге җитәкчесе Альберт Сәлахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең механизация бенча консультанты Гөлүс Фәттахов, агрофирмаларның хезмәтне саклау инженерлары Гәйшә Сәлахова һәм Әнүр Кәлимуллин комбайнчы һәм ярдәмчеләре белән куркынычсызлык техникасы турында сөйләшү...

Бүген "Хезмәтне саклау" айлыгы кысаларында "Җәлил" һәм "Сарман" агрофирмаларында куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү тикшерелде. Дәүләт техник күзәтчелеге җитәкчесе Альберт Сәлахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең механизация бенча консультанты Гөлүс Фәттахов, агрофирмаларның хезмәтне саклау инженерлары Гәйшә Сәлахова һәм Әнүр Кәлимуллин комбайнчы һәм ярдәмчеләре белән куркынычсызлык техникасы турында сөйләшү алып бардылар, комбайннарның янгын сүндерү җайланмалары белән тәэмин ителешен тикшерделәр. Альберт Сәлахов комбайн ярдәмчеләренә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты, сак булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә өндәде. Һәрбер басуда комбайннардан ерак түгел янгын сүндергеч машинасы торырга тиешлеген әйтеп узды.

"Комбайн - 2015" операциясе кысаларында дәүләт күзәтчелеге вәкилләре комбайннарның төзеклеген, уракка әзерлек дәрәҗәсен тикшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев