САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил кызы республика социаль челтәрләрен җитәкли

Сарман ягы – киң кырлы талантларга бай төбәк. Күренекле язучылар, легендар җырчылар белән беррәттән, районыбыздан талантлы каләм ияләре, журналистлар да чыккан.

Республикада, хәтта чит илләргә дә сибелеп яшәүче милләттәшләргә рухи азык бүләк итүчеләр сафына яшьләр дә килә. Араларында төрле елларда район газетасы редакциясендә эшләп, тәҗрибә туплаганнары да бар. Бу хакта матур истәлекләр дә саклана. “Нәкъ менә журналист булуга кем этәргеч ясады? Яңадан һөнәр сайлау мөмкинлеге туса, башкасын сайлар идеңме? Журналистика синең өчен нәрсә ул?” кебек сораулар белән без берничә әлеге һөнәрне сайлаган райондашыбызга мөрәҗәгать иттек.

Реклама



Алсу Исмәгыйлова, “Татмедиа” АҖнең социаль медиа буенча директоры:
- Журналист булуыма этәргеч тумыштан характерда булгандыр, мөгаен. Шул ук вакытта гаиләдәге һәм мәктәптәге тәрбия белән дә барлыкка килгәндер. Балачактан ук фикер белдерергә омтылучан идем, күп сөйләшмәсәм дә, бик күзәтүчән идем. Укытучыларым бу үзенчәлекләремне вакытында күреп алган һәм үстергән, мин аларга – Җәлил мәктәбендәге беренче укытучым Насыйбуллина Асия Исхаковнага, рус теле укытучым Хисамова Рәсимә Гатаевнага, татар теле укытучым Әхмәтбаева Анна Павловнага - мәңге рәхмәтле. Замана да тәэсир итми калмагандыр. 90нчы еллардагы милли күтәрелеш, фикер иреге оеткысына эләктек бит. КФУның журфагында укый башлау белән, аңладым: бу - минем урын, мин теләгән демократик мохит, минем өчен идеаль һөнәр. Шуңа кабат һөнәр сайлыйсы булса, һичшиксез, журналистиканы сайлар идем. Журналистика - ул милләткә булган бурычымның бер өлешен үтәү, дип тә әйтергә була, хезмәтемдә татар милләте вәкилләрен таныту, милли үзаңны үстерү максатыннан чыгып эш итәм. Тормыш иптәшем Аяз Әнүр улы да – журналист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X