САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил кызы Альфира - районның иң яхшы әйдаманы

.

Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Иң яхшы әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 15 укучысы катнашты. 
Бәйге өч этаптан торып, аның беренчесендә әйдаманнар видеороликлар аша үзләре белән таныштырдылар. Икенче өлештә алар залда утыручыларга мастер-класслар күрсәттеләр. Өченче этапта иң яхшы әйдаман исеменә дәгъва кылучылар үзләре үткәрәчәк чараны хөкемдарларга тапшырдылар. Катнашучыларның һәрберсе дә биремнәрне үтәп, жюри әгъзалары алдында бар осталыкларын күрсәттеләр. 
Нәтиҗәдә бәйгенең җиңүчесе булып Җәлил гимназиясенең 11 А сыйныфы укучысы Альфира Гарипова танылды. Ул республикада район данын яклаячак. Без аны һәм барлык катнашучыларны тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев