САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлил кызы Альбина Асылгәрәева "Татар кухнясы серләре" программасында катнашты

"Татар кухнясы серләре" ("Секреты татарской кухни") программасының Сарманда кунакта булуы турында без хәбәр иткән идек. Ул вакытта алып баручы Руслан Шәрәфетдинов белән район китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина бәрән итеннән аш пешерделәр. Руслан журналист һәм "Яңа гасыр" телеканалында "Татарстан хәбәрләре" тапшыруын алып баручы Альбина Асылгәрәева белән дә караҗимеш белән бәрән...

"Татар кухнясы серләре" ("Секреты татарской кухни") программасының Сарманда кунакта булуы турында без хәбәр иткән идек. Ул вакытта алып баручы Руслан Шәрәфетдинов белән район китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина бәрән итеннән аш пешерделәр.

Руслан журналист һәм "Яңа гасыр" телеканалында "Татарстан хәбәрләре" тапшыруын алып баручы Альбина Асылгәрәева белән дә караҗимеш белән бәрән ите пешерде. Альбина тумышы белән безнең районнан - ул Җәлил бистәсе кызы. Телевидениедә 8 ел эшли, төрле бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңүче булып танылган. Казан шәһәрендә "Сочи-2014" Олимпия уты эстафетасының факел йөртүчесе дә булган.

Сезгә тапшыруның видеоязмасын тәкъдим итәбез. Анда, пешерүдән тыш, район күренешләре һәм "Жасмин" бию коллективының "Сарман киче" дип исемләнгән биюе белән таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев