САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлил кинотеатрында яңа кинозал ачылды

Бүген Җәлил бистәсендәге кинотеатрда 2 бәйрәм булды - Халыкара балаларны яклау көне һәм кинотеатрда яңа кинозал ачылу уңаеннан. Чарада район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, бистә башлыгы Ленар Бадыйков, "Татаркино" оешмасының Яр Чаллы филиалы директоры Рифкать Билданов, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигының гомуми сораулар, кадрлар һәм...

Бүген Җәлил бистәсендәге кинотеатрда 2 бәйрәм булды - Халыкара балаларны яклау көне һәм кинотеатрда яңа кинозал ачылу уңаеннан. Чарада район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, бистә башлыгы Ленар Бадыйков, "Татаркино" оешмасының Яр Чаллы филиалы директоры Рифкать Билданов, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигының гомуми сораулар, кадрлар һәм иҗтимагый үсеш буенча урынбасары Рәйхан Шәйхетдинов, "Сарман" киноучреждениесе директоры Ринат Шәрәфетдинов һәм башкалар җкатнаштылар.

Кинозал Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Кино фонды ярдәме белән ачылды. Ул көн саен 10.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр эшли. Анда премьералар күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев