Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар .
Бер төркем социаль ярдәм алучылар – алар арасында коляскада хәрәкәтләнүчеләр дә бар – Казан шәһәрендә кунакта булдылар. Аларны, шәһәргә кергәндә, экскурсовод Асия ханым каршы алды, ул шәһәрне күрсәтеп, Казан Кремле, Иске Татар бистәсе, Мәрҗәни мәчете, башка истәлекле урыннар турында сөйләде. Шулай ук 18-19 гасырларда шәһәрдә яшәгән күренекле шәхесләрне искә алды. Уңайлы автобуста сәяхәт ялыктыргыч булмады, аннан һәркем канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев