САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында очрашу узды

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында районда төрле чаралар уза.

Бүген шундыйларның берсе Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында булды. Авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар советлары рәисләре интернат-йортта яшәүче авылдашлары янында булып кайттылар.Тантаналы төстә узган очрашуда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Җәлил бистәсе башлыгы Рәфыйк Кәримов, башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар. Очрашу чәй өстәлләре артында бик җылы мөгамәләдә узды.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев