Җәлил интернат-йортында яшәүчеләр бәйрәм иттеләр
.
Бүген Җәлил картлар интернат-йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара үтте. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин интернатта тәрбияләнүчеләргә изге теләкләрен җиткерде, коллективка уңышлар теләде. Аннан, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең 20 еллыгы уңаеннан, партиянең җирле бүлекчәсе башкаручы секретаре Айназ Сафина белән берлектә истәлек бүләге тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Җәлил поселогы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галләмов, интернат-йортның өлкән шәфкать туташы Нурия Сәхәбиева да физик мөмкинлекләре чикле өлкәннәргә хөрмәт, имин тормыш теләделәр. Җәлил мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән матур концерт программасы бәйрәм табынына тагын да ямь өстәде, Интернатта тәрбияләнүчеләр үзләре дә кушылып җырладылар һәм биеделәр.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев