САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил икенче санлы урта мәктәбе укытучысы юллаган мәкалә гыйнвар аеның иң яхшы ресурсы булды

Бу елның февраль ае башында Белем.ру порталы Татнетны үстерү фонды һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театры белән берлектә "Айның иң яхшы электрон белем-тәрбия ресурсы" дип исемләнгән бәйге-акция үткәрү традициясен башлап җибәргән иде. Әлеге акция кысаларында кулланучылардан килгән файдалы белем бирү ресурслары тикшерү узып порталга урнаштырылалар, ә кулланучылар, тавыш биреп...

Бу елның февраль ае башында Белем.ру порталы Татнетны үстерү фонды һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театры белән берлектә "Айның иң яхшы электрон белем-тәрбия ресурсы" дип исемләнгән бәйге-акция үткәрү традициясен башлап җибәргән иде. Әлеге акция кысаларында кулланучылардан килгән файдалы белем бирү ресурслары тикшерү узып порталга урнаштырылалар, ә кулланучылар, тавыш биреп алар арасыннан иң яхшы ресурсны билгелиләр.

Тавыш бирү һәр айның беренче көннәрендә башлана, ике атна дәвам итә һәм ай уртасында кулланучылар фикере буенча иң яхшы дип саналган ресурс билгеләнә.

Гыйнвар аенда порталга урнаштыру өчен барлыгы 9 электрон ресурс кабул ителеп алынган һәм урнаштырылган иде. Ике атна дәвам иткән сораштыру нәтиҗәләре буенча гыйнвар аеның иң яхшы ресурсы исеменә Җәлил икенче санлы урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Шәйдуллина юллаган "Киләчәк - бүгенге көн ул" (укыту-тәрбия эшендә Ризаэтдин Фәхретдин мирасын файдалану буенча эш тәҗрибәсеннән) мәкаләсе лаек булды.

Ландыш Шәйдуллинаны махсус сертификат һәм Галиәсгар Камал татар дәүләт театрына ике кешелек чакыру билеты көтә. Бүләкне җиңүчеләр оештыручылардан үзләренә уңайлы вакытта алдан хәбәр итеп килеп ала алалар.

Март уртасында февраль аеның иң яхшы белем-тәрбия ресурсы белән билгеле булачак. Бәйге-акциядә катнашу өчен порталга ресурсларны belem@belem.ru адресына юлларга кирәк. Февраль аенда килгән ресурслар арасыннан портал редакциясе бәйге-акциядә катнашырга лаеклы ресурсларны сайлап алачак, алар өчен тавыш бирү март аеның беренче көннәрендә башлана.

Әлеге бәйге-акция ай саен уздырыла. Ел ахырында оештыручылар унике иң яхшы ай ресурсы арасыннан "Ел ресурсы"н ачыклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев