САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил икенче санлы мәктәбендә аллея ачылды

.

Бүген, 1 сентябрь көнне, Җәлил поселогының 2нче гомумбелем бирү мәктәбендә Белем бәйрәме белән бергә яңа аллея да ачылды. Матур-матур эскәмияләр, чәчәкләр, яктырткычлар белән әйләндерелеп алынган әлеге мәйданчыкта әфганчыларга багышланган һәйкәл тора. Тантанада муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, “Җәлилнефть” идарәсенең профсоюз комитеты рәисе урынбасары Люция Маринина, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин, Җәлил поселогының Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлназ Идиатуллина, мәктәп директоры Айдар Илдаров, шулай ук әфганчыларыбыз Нуртдинов Марсель Марс улы, Миргасимов Хәлил Мирзаһит улы һәм Әфган сугышында һәлак булган, 2нче санлы мәктәпне тәмамлаган Рифкать Миңнекаевның әнисе Дилия Миңнекаева катнаштылар. Соңыннан алар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм мәктәптә яңа ачылган музейны карадылар.

Реклама

Энже Ильдарова фотолары

Рания Талибуллина язмасы һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X