САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил гимназиясендә Халыкара географик диктант узды

"Географик диктант" Халыкара мәгариф акциясе Җәлил гимназиясендә үтте.

Килгән кунакларны "Петр 1 нче" һәм "Араб" каршы алды. Театральләшкән тамаша караганнан соң, регистрация үтеп, актлар залына җыелдылар. Диктант язу 12:00 сәгатьтә башланды. Анда җитмештән артык кеше катнашты. Акциядә катнашучыларның күпчелеген мәктәп укучылары тәшкил итсә, арада пенсионерлар, хезмәт яшендәгеләр дә бар иде. Диктант язучылар 30 бирем сорауларына язмача җавап бирделәр. Биремнәр җиңел түгел. Кайбер сорауларга 1-2 минут эчендә җавап бирү таләп ителсә, аерым сорауларның дөрес җавабын 30 секунд эчендә белү кирәк иде. Иң яшь катнашучы Җәлил гимназиясеннән 1 класс укучысы Арсений Филимонов иде. Диктанттан кем нинди билге алганлыгы әлегә билгесез. Диктант язуда катнашучылар үзләренең бүгенге нәтиҗәләрен уникаль идентификацион номер белән егерме көн үткәч кенә беләчәк. Ә сертификатлар бүген диктант язуда катнашкан һәркемгә бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X