САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил егетләре Рязаньда призлы урыннар алдылар

Рязань шәһәрендә апрель аенда балалар һәм яшүсмерләр өчен «Олимпия биеклекләренә!» («К Олимпийским вершинам») дип исемләнгән Союз дәүләте Спартакиадасы үтте. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде һәм Союз дәүләте кысаларында яшьләр физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен үстерү, Белоруссия һәм Россия балаларының яшьләренең дуслыгын һәм регионара бәйләнешне ныгыту өчен оештырылды. Ярышларда Беларусь Республикасы...

Рязань шәһәрендә апрель аенда балалар һәм яшүсмерләр өчен «Олимпия биеклекләренә!» («К Олимпийским вершинам») дип исемләнгән Союз дәүләте Спартакиадасы үтте. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде һәм Союз дәүләте кысаларында яшьләр физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен үстерү, Белоруссия һәм Россия балаларының яшьләренең дуслыгын һәм регионара бәйләнешне ныгыту өчен оештырылды.
Ярышларда Беларусь Республикасы һәм Россия Федерациясе өлкәләреннән 12-13 яшьлек спортчылар, кызлар һәм егетләр төркемнәренә бүленеп, өстәл теннисында, йөзүдә һәм баскетболда көч сынаштылар. Һәрбер илдән делегация 105әр кеше тәшкил итте.
Йөзү ярышлары «Аквамед» бассейнында барды. Татарстан Респбуликасы җыелма командасын сигез кеше тәкъдир итте, шул исәптән Җәлил «Батыр» спорт һәм сәламәтләндерү комплексында тәрбияләнүче Ислам һәм Илһам Бәхтегәрәевлар (тренерлары - Айдар Галиәхмәтов) һәм Виктория Павлова (тренеры - Рөстәм Тимергалин). Тренировкаларда көч кую үз нәтиҗәсен бирде - ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә Илһам Бәхтегәрәев икенче урынны алды, шул ук стиль белән 200 метр дистанциядә ул җиңүче булып танылды.
Ирекле стиль белән 4х100 эстафета йөзүендә (ике егет, ике кыз) Татарстан Республикасы командасы, ярышлар хуҗалары - Рязань өлкәсе командасына бер секундка оттырып, лаеклы икенче урынны яулады. Аның составында Илһам Бәхтегәрәев чыгыш ясады. Комплекслы 4х50 эстафета йөзүендә (шулай ук ике егет, ике кыз) безнең Республика командасы составында Ислам Бәхтегәрәев һәм Виктория Павлова булдылар, команда өченче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев