САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил егете бокс турнирында җиңүгә иреште

24-28 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Герман Давыдов призына 1995-1996 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча VI Бөтенроссия турниры үткәрелде. Анда Россия Федерациясенең 9 төбәгеннән спортчылар катнашты. Аграр көллият укучысы Илдар Нуриев мондый олы турнирда беренче тапкыр катнашты. Ул район башлыгы Нәфис Закиров призына районда үткәрелгән ачык республика турнирында җиңү яулаган иде...

24-28 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Герман Давыдов призына 1995-1996 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча VI Бөтенроссия турниры үткәрелде. Анда Россия Федерациясенең 9 төбәгеннән спортчылар катнашты. Аграр көллият укучысы Илдар Нуриев мондый олы турнирда беренче тапкыр катнашты. Ул район башлыгы Нәфис Закиров призына районда үткәрелгән ачык республика турнирында җиңү яулаган иде инде. Ә Казанда ярымфиналга барып җитте. Бронза медальгә лаек булган Илдар Олимпия резервлары училищесы тренеры Владимир Капитоновның да симпатиясен яулады.

Илнур Нуриев - Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты. Ул Бөтенроссия турнирында, дүрт бәйгедә җиңү яулап, финалга барып җитте һәм Пермь шәһәреннән килгән тәҗрибәле спортчыны да җиңеп, I урынга лаек булды.

Ильяс Нуриев, тренер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев