САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Җәлил чаткылары" берләшмәсенең хезмәт десанты өмәдән читтә калмады

Игелек кылырга омтылыйк Табигатькә яз килә.Әле генә явып үткән яңгырлардан соң, дөнья тагын да ямьләнеп китте: әнә яшел чирәм баш калкыта, беренче сары чәчкәләр күренә. Күңелдә шигъри юллар туа. ...Ялтыр-йолтыр итеп уйный яшен, Шаулатып ла җиргә җәй килә. Яңгыры да шифалы бит, яусын әйдә, Яшәү дәрте арта һәркемдә. Җәй башы...

Игелек кылырга омтылыйк

Табигатькә яз килә.Әле генә явып үткән яңгырлардан соң, дөнья тагын да ямьләнеп китте: әнә яшел чирәм баш калкыта, беренче сары чәчкәләр күренә. Күңелдә шигъри юллар туа.

...Ялтыр-йолтыр итеп уйный яшен,

Шаулатып ла җиргә җәй килә.

Яңгыры да шифалы бит, яусын әйдә,

Яшәү дәрте арта һәркемдә.

Җәй башы инде һәрвакыт үзенең күңелле мәшәкате белән башланып китә. Тирә-якны көз-кыш буена җыелып яткан чүп-чардан чистарту, агачлар утырту... . Бу эшләрдә һәркем катнаша, үз өлешен кертә ала.

Шундый матур кояшлы шимбә иртәсендә бик тә игелекле эш башкаручылар, Җәлил бистәсендә урнашкан Лесная урамы 15 йорт каршына агачлар утыртырга җыенган гаилә пары - Розалия һәм Ильяс Нуриевлар янында булдык. Эш барышында гына булса да әңгәмә корып алдык.

Күз алдына китерегез: ишек алдына буеннан-буена бер рәт чыршы, аннан нарат, бер рәт сирень, аннан шомырт агачлары утыртыла.

Бу үсентеләр инде барысы да питомниктан кайтартылган һәм утыртылуны көтәләр.

Кай арада уйга чумам, үтәр еллар, дим, бу ишек алдында сирень һәм шомырт агачлары гөрләп чәчәк атар, хуш исләрен таратырлар.

Шул вакытта киләчәкмен әле мин бирегә, киләчәкмен, шундый гүзәллек белән хозурланырга. Йортта яшәүчеләр, әлбәттә, миһербанлы булырлар, агачларга зыян китермәсләр, диеп уйлыйсым килә. Карашымны каршымда торган балконнарга юнәлтәм, бу эшләргә битараф кына карап торучылар да бар икән бит, тик андыйлар сирәктер... сирәктер... .

Ильяс Нуриев бертуктаусыз эшли, үзе миңа сөйләргә дә өлгерә.

Реклама

Бу йортта аның әнисе һәм тормыш иптәше Розалиянең дә әти-әниләре яшәгән. Бу изге эшне аларның якты рухларына дога булып барсын, диеп багышлаганнар.

Ильяс Нуриевның әнисе - Газизә апаны Җәлил бистәсендә бик күпләр хәтерлидер әле, ул озак еллар буе ипи машинасында шофер булып эшләде һәм бистә халкын һәрдаим хуш исле, тәмле, йомшак ипи белән тәэмин итеп торды... .

Розалиянең әти-әнисе Әхмәтзакир һәм Әнисә Шаһиеваларны да бистә халкы киң күңелле һәм хезмәт сөючән кешеләр буларак хәтерли торганнардыр.

Шундый игелекле балалар үстереп калдырган ата- аналарның урыннары җәннәт түрендәдер.

Кыскача гына Ильяс һәм Розалия турында.

Гаилә башлыгы үзе, Волгоград физкультура институтын тәмамлап кайтканнан соң, бистәбездә бокс буенча тренер булып эшли, аның җитәкчелегендә сигез яшьтән алып балалар, илле яшькә кадәр зурлар шөгыльләнә.

Розалия - югары белемле фармацевт. Бүгенге көндә бистәбездә дәүләт карамагындагы аптеканы җитәкли. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

Үзләренең хәләл акчаларына йөзләгән төп үсенте алып, тирә- якта шундый матурлык тудырырга омтылыш - соклангыч күренеш түгелмени!!!

Бүген аларга ярдәм итәргә килгәннәр. Җаваплылыгы чикләнгән "Инвест групп", гадәттәгечә, читтә калмаган. Җитәкчесе Рәис Кәлимуллин үзе һәм аның хезмәттәшләре җиң сызганып агач утырта иде... .

Әлфия Ногманова, "Җәлил чаткылары" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X