САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Җәлил чаткылары" берләшмәсе Татарстан буйлап сәяхәт итте

Ерак араларны якын итеп... Үзебезнең Татарстан районнары буйлап сәфәр кылу, аларның тарихына, яшәү рәвешенә күз салу, мөмкинчелек булганда, бик күркәм эштер ул. Августның матур бер көнендә Минзәлә, Актаныш якларын күреп кайту өчен юлга кузгалдык. Иртәнге җиләс җил, көннең аяз булачагына искәртеп, күтәрелеп килүче кояш нурлары, 35 кешене үз эченә алган...

Ерак араларны якын итеп...

Үзебезнең Татарстан районнары буйлап сәфәр кылу, аларның тарихына, яшәү рәвешенә күз салу, мөмкинчелек булганда, бик күркәм эштер ул.

Августның матур бер көнендә Минзәлә, Актаныш якларын күреп кайту өчен юлга кузгалдык. Иртәнге җиләс җил, көннең аяз булачагына искәртеп, күтәрелеп килүче кояш нурлары, 35 кешене үз эченә алган уңайлы автобус, алдыбызда тасма кебек сузылган барыр юлыбыз, күңелләр күтәренке. Тирә-ягыбызда алтын башаклы кырлар, зифа сынлы каен урманнары, төзек, матур авыллар озата бара.

Минзәлә... Без инде ишетеп беләбез, шәһәрнең үз драма театры, меңләгән белгечләр әзерләп чыгарган авыл хуҗалыгы һәм педагогия көллиятләре барлыгын ишетү бер хәл, ә үзең күрү, уку йортларының залларында йөрү - бөтенләй икенче төрле.

Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә килгән кунакларны бик мөлаем ханым - Алсу Вәсил кызы каршы алды. Ул, уку йорты белән таныштырып, аның тарихын сөйләде, музей бүлмәсенә алып керде.

Кемгә ничектер, шәхсән мин үзем, музейларда йөргәндә эчке бер күңел тетрәнүе кичерәм, үткәннәргә барып тоташкан тарих сулышын сизгәндәй булам...

Музейда күп экспонатлар, истәлекләр, фоторәсемнәр герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме белән бәйле.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Минзәлә шәһәрендә педагогия техникумында (ул вакытта) хәрби курслар оештырыла. Муса Җәлил, әлеге курсларда укып, политрук дәрәҗәсе ала һәм Волхов фронтына җибәрелә.

Герой-шагыйрьгә багышлап, Республикабызда беренчеләрдән булып рәсми рәвештә ачылган музей әлеге уку йортында урнашкан. Җәлил бистәсе ветераннар советы рәисе Сания Габделхаковна музейга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Юлыбыз дәвам итә.

Җырларда җырланган Агыйдел, Сөн буйлары булып халык күңеленә кереп урнашкан Актаныш төбәге.

Урамнарына килеп керү белән матур, хәзерге заман стилендә салынган йортлар халыкның яхшы яшәү рәвешен күрсәтә. Актаныш җирлегендә безне район ветераннар советы рәисе Нурулла Гаян улы каршы алды.

- Хуш киләсез, Сарман-Җәлил кунаклары, - дип сәламләде ул.

Үзе белән таныштырганнан соң, Актаныш районы турында сөйләде. Район үзәгендә 9000гә якын халык яши икән. Үз район халкының башкарган күркәм эшләрен горурланып та, мактап та сөйләде.

Җәлил бистәсе ветераннар советыннан Гүзәлия Нуховна бистәбез тарихына, нефтьчеләребез томышына багышланган истәлек китаплары бүләк итте.

Геройлар аллеясында булдык. Биредә - тынлык, артык сүзләр сөйләнми, халкыбызның батыр уллары-кызлары турында барысы да мемориаль стендларда язылган. Әкрен генә танышып барабыз.

Репрессия корбаннарына багышланган. Бу чорда нахакка җәберләнгән, фаҗигале төстә вакытсыз бу дөньядан киткән кешеләрнең тулы исемлеге.

Бөек Ватан сугышына багышланган.

Актаныш якларыннан 20432 кеше ил язмышын сакларга сугышка китә. 9059 кеше һәлак була һәм хәбәрсез югала. Биредә шундый юллар язылган:

Каберләре бөтен Европада,

Исемнәре монда куелган...

Советлар Союзы геройларына багышланган.

Әфган һәм Чечня сугышларында һәлак булган 19-20 яшьлек егетләребезгә багышланган. Бик иртә өзелгән яшь гомерләр үзәкне өзә.

Геройлар аллеясында булу, бер яктан, күңелдә моңсу тойгылар уята, ә икенче яктан, аяз күкле тыныч тормышта яшәү - нинди зур бәхет искәртәдер кебек.

Вакытлар тукталып тормый, кайтыр сәгатьләр дә якынлаша. Ветераннарыбыз Агыйдел суларында коенып, күңел түренә истәлек-хатирәләр җыйнап, үзебезнең туган ягыбызга - Җәлилебезгә кайтыр юлга чыктылар.

Бу сәфәрне оештыруда бистәбез ветераннар советы, матди ярдәм күрсәтүдә эшмәкәрләр, транспорт белән ярдәм итүдә Боз сарае җитәкчелеге актив катнаштылар.

Әлфия Ногманова, «Җәлил чаткылары».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев