САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил боксчылары беренчелекне бирмиләр

Узган шимбәдә Җәлил бистәсенең Мәдәният сарае спорт залында поселок һәм Алабуга спорт командалары бокс буенча көч сынаштылар.

Уен Укытучылар көненә багышланган иде. Спорт ярышларын ачу тантанасында ТР буенча “Бердәмлек” бокс федерациясе рәисе Сергей Игнатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, поселок башлыгы Рафыйк Кәримов, поселокның бокс буенча беренче тренеры Нияз Хәмидуллин һәм әлеге спорт төрен үз итүчеләр, җанатарлар катнаштылар. Районда бокс спорт төрен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырганы өчен, республика федерациясе рәисе икенче санлы спорт мәктәбе директоры Рәис Гатинга Рәхмәт хаты һәм кедр агачы үсентеләре бүләк итте.    Ярыш нәтиҗәләре буенча Риналь Гарипов, Алексей Белов, Данил Ахунов, Кәрим Гыймадиев, Артур Сухоруков, Илназ Мардеев үз яшь категорияләрендә беренче булдылар. Әмир Әхмәтшин, Иосиф Колесник, Артем Сидоров, Алмаз Латыйпов, Тимур Сухоруков, Руслан Шакиров икенче урынны алдылар. Алмаз Латыйпов — җиңүгә омтылышы өчен, Данил Ахунов иң яхшы техник-тактик әзерлек өчен махсус бүләккә ия булдылар. Спортчыларны ярышка тренер Ильяс Нуриев әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев