САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил бистәсенең 2540 санлы сайлау участогында тәмле пирожкилар да саттылар

.

Районның сайлау участокларында иртәдән сәүдә дә гөрләде. Халык коймак белән кайнар чәй эчеп, өйдәгеләрне сыйларга күчтәнәчләр дә алып кайтып китте. Поселокның кинотеатр бинасында урнашкан сайлау участогына да иртүк тәмле-тәмле камыр ризыклары алып килделәр. Беренче тапкыр сайлауларга килүчеләр дә, өлкәнрәкләр дә алардан авыз иттеләр.
- Халык бездә элек-электән бик актив. Беренче тапкыр сайлауларга килүче егет һәм кызларыбызга бүләкләр дә әзерләгән идек. Участогыбызның иң өлкән кешесе – 92 яшьлек Рауза апа Туктарова да үзе килде сайлауларга, - диде комиссия рәисе Зөлфия Гарипова.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев