САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил бистәсенең №2 санлы мәктәбендә сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды

Сугышның авырлыгы чиксез кыенлыгын ил бөтен халкы белән күтәрә: ир-егетләр фронт кырларында кан коя, хатын-кызлар, картлар, балалар бөтен авырлыкларны үз җилкәләренә алалар.

Алар арасында ир-егетләр белән иңгә-иң торып сугыш сызыгында булучылар саны да шактый. Ә бит тыл фронтындагы көрәш җиңел булмаган. Бүгенге тантаналы чарада катнашкан район Советы аппараты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы сүзләре белән әйтсәк, алар эшләмәгән эш калмаган: чәчкәннәр, урганнар, илне икмәк, ит, сөт белән тәэмин иткәннәр, урманнар кискәннәр, торфка киткәннәр, теккәннәр, бәйләгәннәр, корал ясаганнар.

Мәктәбебездә әнә шул сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды. Аны 4 в һәм 10 б сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Т.Ф.Фәрхетдинова һәм Г.Ф.Мусина) әзерләде. Чарада сугыш чоры җырлары яңгырады, ветераннар, һәлак булган солдатларыбыз истәлегенә матур шигырьләр сөйләнде, рәхмәт сүзләре әйтелде.

Чарадан соң китапханәдә 4 в сыйныфы укучылары өчен сугыш ветераны Сөләйманова Гәүһәр Нәбиулла кызы белән очрашу оештырылды. Китапханә дәресе “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” исеме астында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев