САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил бистәсендә сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү тантанасы үтте

Тантанада өлкәннәргә юбилей медальләре тапшырдылар. Мәдәният сараенда югары дәрәҗәдә оештырылган бу очрашу матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды, бертуган Шакировларның моңлы гармун тавышлары өлкәннәребезне гүя яшьлекләренә алып кайтты. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гузәл Гәрәева иң элек барлык ветераннарны да якынлашып килүче зур бәйрәм белән тәбрик итте, изге теләкләрен җиткерде....

Тантанада өлкәннәргә юбилей медальләре тапшырдылар. Мәдәният сараенда югары дәрәҗәдә оештырылган бу очрашу матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды, бертуган Шакировларның моңлы гармун тавышлары өлкәннәребезне гүя яшьлекләренә алып кайтты. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гузәл Гәрәева иң элек барлык ветераннарны да якынлашып килүче зур бәйрәм белән тәбрик итте, изге теләкләрен җиткерде. Аннан ул тантанага килгән дүрт сугыш ветеранына медальләр тапшырды. Район соөиалҗ яклау идарәсе җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, хәрби комиссар Дашгын Гасанов, бистә башлыгы Ирек Вафин да ветераннарга рәхмәт сүзләре ирештереп, имин көннәр теләделәр. Тантанага килгән барлык ветераннарның күкрәкләренә медаль тагу өлеше аеруча дулкынландыргыч булды. Өлкәннәр эчкерсез рәхмәтләрен белдереп, киләчәк буынга тыныч тормыш теләделәр.Авырып ятучы Сәгыйть Билаловны- хастаханәгә, Миргаяз Хәбибуллинны, Хәмит Мостафинны, Фатыйх Харисовны, Мөнәвәрә һәм Мисхәт Бәдеретдиновларны җитәкчеләр өйләренә барып котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев