САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил бистәсе бәйрәм итә

Җәлил бистәсе бүген мәртәбәле кунаклар кабул итте. Аның төзелүенең 50 еллыгына, Республика көненә багышланган чараларда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, республика Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров һәм башкалар катнаштылар. Бәйрәм чараларына туры китереп, бистәдә социаль ипотека...

Җәлил бистәсе бүген мәртәбәле кунаклар кабул итте. Аның төзелүенең 50 еллыгына, Республика көненә багышланган чараларда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, республика Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров һәм башкалар катнаштылар. Бәйрәм чараларына туры китереп, бистәдә социаль ипотека программасы буенча төзелгән унсигез фатирлы йорт файдалануга тапшырылды, капиталь ремонттан соң "Җәлил" кинотеатры, төзекләндерелгән сәнгать мәктәбе ишекләрен ачты. Илдар Шәүкәтович яңа йорттан фатир алган Әлфия һәм Илдар Исхаковларның шатлыгын уртаклашты, ремонтланган объектларны карап, аларның эшләнешенә югары бәя бирде.

Бистәнең юбилеена һәм Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары ясалма өслекле футбол кыры булдырылган стадионда башланып китте. Райондашларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга якташ җырчылар Зөһрә Сәхәбиева һәм Зөһрә Шәрифулиина, Татарстанның атказанган артисты Азат Хәлимов, Фирдүс Тямаев, район үзешчәннәре килгән иделәр. Халык концерт карап, күңел ачты,спорт уеннарында катнашты. Шунда ук сәүдә рәтләре эшләде. Кич белән бәйрәм мәйданда концерт, уеннар белән дәвам итәчәк, фейерверк белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев