САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Җәлил бистәсе башлыгы Ленар Бадыйков бистә ветераннар советын район газетасына яздырды

Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» дип аталган социаль акция дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. Акциягә Җәлил бистәсе башлыгы Ленар...

Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» дип аталган социаль акция дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин.
Акциягә Җәлил бистәсе башлыгы Ленар Бадыйков та кушылды. Ул Җәлил ветераннар советын газетага яздырды. "Үземне белгәннән бирле гаиләбез "Сарман" газетасын яздыра. Җәлилдә - район читендә районның ярты халкы диярлек тупланып яши, шуңа күрә "Сарман" Җәлилне район белән берләштереп торучы, район сулышын тоеп торырга мөмкинлек бирүче мәгълүмати күперчек ролен үти. Районыбызда булган яңалыклар, үткәрелгән чаралар - барысы да "Сарман"да чагыла. Шунысы куанычлы, хәзер газетада Җәлилгә багышланган махсус сәхифә - " Бистә авазы" чыга", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев