САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил беренче санлы урта мәктәбендә ремонт бара

Мәктәптә республика программасы буенча туклану блогына 2 миллион 300 меңлек ремонт ясала.

Эшлекле маршрут буенча район кунаклары соңгы тукталышны Җәлил беренче санлы урта мәктәбендә ясадылар. Биш тапкыр бер миллионлык грант откан, күпсанлы бәйгеләр җиңүчесе, районда алдынгы мәктәпләрнең берсе буларак, биредә тырышып эшлиләр, алдынгы технологияләрне отышлы кулланалар. Мәктәп коллективының тынгысызлыгына кунаклар да сокландылар. 
- Авылларда, поселокта барысы да халык өчен эшләнә. Республика, район ярдәм күрсәтәме, нефтьчеләр булышамы – халык уңайлы шартларда яшәсен, эшләсен өчен мөмкинлекләр тудырыла. Бүген без боларның ачык мисалы шаһитлары булдык. Ә Җәлил мәктәбен башкаларга да үрнәк итеп куярлык, алдынгы сызыкта баралар, - дип билгеләп үтте “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров. 
Мәктәптә республика программасы буенча туклану блогына 2 миллион 300 меңлек ремонт ясала. “Үсеш ноктасы” юнәлешен булдыруга 870 мең бүленгән.

 

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев