САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил беренче мәктәбендә тоталь диктант яздылар

Җәлил беренче мәктәбендә тоталь диктант яздылар.


14 апрель көнне – узган шимбәдә татарстанлылар 26 муниципаль районда 60 мәйданчыкта рус теле буенча тоталь диктант яздылар. Аннан сарманлылар да читтә калмады. Бөтен ил кебек үк, алар күренекле Россия - Казан язучысы Гүзәл Яхинаның Идел буе немецларына багышланган “Дети мои” дигән яңа романыннан алынган өзек өстендә эшләделәр. 
Безнең районда тоталь диктант Җәлил поселогының беренче мәктәбендә оештырылды һәм анда 58 кеше катнашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре, шулай ук зурлар да, балалар да бар иде. 
- Диктант язуга 1,5 сәгать вакыт бирелде, ул 288 сүздән тора иде. Анда аеруча югары сыйныф укучылары һәм укытучылар теләп катнаштылар, - диде бу уңайдан мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Нәзилә Мостафина. 
Шунысын да әйтергә кирәк: диктант язучыларны видеомөрәҗәгать аша “Дети мои” романының авторы Гүзәл Яхина үзе сәламләде, уңышлар теләде. 
- Әлеге акция өчен текст әзерләүне үтенеп мөрәҗәгать иткәч, мин бик сөендем. Чөнки бу акция миңа бик ошый, - диде ул. 
Билгеле булганча, мондый чара илдә берничә ел рәттән оештырыла һәм анда катнашырга теләүче авторлар аз түгел. Быелгы диктант текстының авторы 2017 елның 29 ноябрендә әлеге чара буенча уздырылган пресс-конференциядә аталды. 
- Текст авыр, әмма бик кызыклы иде. Диктантта катнашу бик ошады. Ул безгә белем дәрәҗәсен тикшереп карау өчен әйбәт чара булды, - диде Җәлил поселогы беренче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Диләрә Гыйбадуллина. 
Башка еллардан аермалы буларак, диктантларны әлеге чара оештырылган мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучылары тикшергән. 
- Шунысы куанычлы: безнең укытучылар диктанттан “5” билгесе алдылар. Укучылар арасында да диктантны бик яхшы язучылар булды. Нәтиҗәләрне инде оештыручыларга җибәрдек, - диде Нәзилә Камиловна. 
Мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров та үзенең фикерләре белән уртаклашты. 
- Әлеге чара грамоталылык дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итә, шулай ук бүгенге көн авторларының әсәрләренә карата кызыксыну уята, - диде ул. 
Зөлфия Шәрипова 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев