САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил беренче мәктәбе укучылары тарихи квестта катнаштылар

Апрель аенда илнең төрле төбәкләрендә Җиңү волонтерлары Кырым ярымутравын немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 75 еллыгы уңаеннан “Кырымны азат итү” дигән Бөтенроссия тарихи квест үткәрделәр.

Җәлил поселогының беренче мәктәп укучылары бу кызыклы проектта актив катнаштылар. Бөек Ватан сугышы елларына сәяхәт кылдылар, ярымутрауны азат итүче совет солдатлары роленә керделәр, аларның батырлыгы турында күп нәрсә белделәр, сугыш вакыйгаларын күңелләре аша кичерделәр. Бу уенның актуальлеге шунда – бүгенге көн балалары сугыш турында аз беләләр, һәм мондый тарихи квестлар аларга сугыш турында күбрәк белергә, үзләрен үз ватаннарының аерылгысыз бер өлеше итеп хис итәргә ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев