4 нче октябрьдә Җәлил поселогының 1 нче мәктәбендә Әлмәт шәһәреннән килгән кунак - "Тамырлар" фонды директоры Туйкин Марат Нур улы белән очрашу булды. Укучыларыбыз бу фондның архив материалларын, кабер ташларындагы язуларны өйрәнеп, шәҗәрәләр төзүе, авыллар тарихы турында китаплар чыгаруы турында бирелеп тыңладылар, аларның кайбер үрнәкләре белән дә таныштылар. Соңыннан үзләре...
4 нче октябрьдә Җәлил поселогының 1 нче мәктәбендә Әлмәт шәһәреннән килгән кунак - "Тамырлар" фонды директоры Туйкин Марат Нур улы белән очрашу булды. Укучыларыбыз бу фондның архив материалларын, кабер ташларындагы язуларны өйрәнеп, шәҗәрәләр төзүе, авыллар тарихы турында китаплар чыгаруы турында бирелеп тыңладылар, аларның кайбер үрнәкләре белән дә таныштылар. Соңыннан үзләре дә шәҗәрә төзеп карадылар. Очрашу һәркем өчен кызыклы һәм файдалы булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз