САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил балалары юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасында ук өйрәнә

Район балалар бакчалары арасында һәм анда тәрбияләнүче балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча "Яшел ут" район бәйгесе башланды. Җәлил бистәсенең 6нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы да әлеге чарада беренчеләрдән булып уен формасында бәйге уздырды. Юлда йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү - бүгенге көн таләбе. Балалар белән эшчәнлек мәктәпкәчә яшьтә үк,...

Район балалар бакчалары арасында һәм анда тәрбияләнүче балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча "Яшел ут" район бәйгесе башланды. Җәлил бистәсенең 6нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы да әлеге чарада беренчеләрдән булып уен формасында бәйге уздырды. Юлда йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү - бүгенге көн таләбе. Балалар белән эшчәнлек мәктәпкәчә яшьтә үк, бакчаларда ук башланырга тиеш. Шул максаттан, без - тәрбиячеләр даими эш алып барырга тырышабыз: балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен танырга өйрәтәбез. Шөгыльләр барышында төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын аңлатырга тырышабыз, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез. Узган атнада үткән "Яшел ут" бәйгесе әлеге максатларга ирешү юлында тагын бер зур адым булды. Балалар, уйный-уйный, юл кагыйдәләрен исләренә төшерделәр, биредә 4-5 яшьлек балалар катнашты һәм алар бөтен биремнәрне дә яхшы үтәделәр. Алар светофор уенын уйнадылар, аны дөрес итеп җыйдылар, юл билгеләрен тәртипкә салдылар. кайберәүләре үзләрен шофер буларак та сынап карадылар. Гадәттәгечә чара балаларның җырлары белән үрелеп барды. Бәйге балалар өчен генә түгел, тәрбиячеләр өчен дә зур һәм файдалы чара булды. Шуны әйтергә кирәк, бүгенге көндә балалар - тирән белемле һәм һәр нәрсәне тиз отып алучан. Бер генә дәрес тә нәтиҗәсез узмый. Һәр сүз бала күңелендә, хәтерендә сеңеп кала. Биредә әти-әниләрнең дә эшчәнлеге зур. Мин алга таба да группабызның әти-әниләре белән тыгыз бәйләнештә эшләрбез һәм инде нәтиҗәләренә дә бергә сөенербез дип ышанып калам.

Зөлфия Тимербаева, 1 категорияле тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев